Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Россия Мәгариф министрлыгы 1 сентябрьдә мәктәптә линейка уздырырга рөхсәт итте

Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов укучыларның һәм укытучыларның сәламәтлеген кайгыртып, иминлек чараларын башкарырга кирәк булуын әйтте.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Быел мәктәпләрдә уку елы 1 сентябрьдән башланачак. Бу хакта «Россия 24» телеканалы эфирында Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. РИА Новости шул хакта язды.

«Балалар 1 сентябрьдә килер дип планлаштырабыз. Моны бөтен кеше көтә, традицион линейкалар узачак», — дип әйткән министр.

Кравцов шулай ук укучыларның һәм укытучыларның сәламәтлеген кайгырту өчен, барлык иминлек чараларын кулланырга кирәк булуын әйтте.

Моңа кадәр мәгариф министры 1 сентябрьдә мәктәп линейкасы яңа формада узачак, дип белдерде. Бу Роспотребнадзорның мәгариф оешмаларында 2021 елга кадәр массакүләм чаралар үткәрүне тыюы белән бәйле. 

tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев