Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Россия почтасы көне белән!

Июль аеның икенче якшәмбесе хат ташучылар-почта элемтәсе хезмәткәрләре көне.

     Хөрмәтле почта элемтәсе тармагы хезмәткәрләре һәм  ветераннары, һөнәри бәйрәмегез уңаеннан безнең котлауларны кабул итегез!

Реклама


Россия Федерациясе Президенты Указы белән кабул ителгән һәм июльнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелүче Россия почтасы көне илебездәге иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. Шуның белән бергә дәүләтнең барлыкка килү этабында туган Рәсәй почтасының  зур һәм данлы үткәне бар. Йөз еллар дәвамында почта кешеләр арасындагы күпер булды һәм шулай булып кала  да. Бүген, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә чаралары ашыгыч төстә үсеш алганда, аралашуның иң популяр һәм кулай төре булып калып, почта элемтәсе үз әһәмиятен югалтмый.
Хәзерге вакытта  район территориясендәге почта тармагында  йөздән артык кеше көч куя. Хезмәткәрләр көн саен корреспонденция кабул итәләр һәм эшкәртәләр, абунәчеләргә дистәләрчә газета-журнал тараталар, пенсия һәм пособиеләр өләшәләр, коммуналь һәм башка хезмәтләр өчен түләүләр кабул итәләр. Соңгы вакытларда традицион хезмәтләрдән тыш  федераль почта элемтәсе тизләтелгән, электрон переводлар җибәрү кебек күп кенә заманча хезмәтләр тәкъдим итә. Хезмәтләрнең яңа төрләрен кертүдән тыш, элемтәнең барлык предприятиеләрендә дә сервисны яхшырту буенча эш алып барыла.
Почтада үз һөнәрләренә ихлас күңелдән бирелгән, бөтен энергияләрен һәм еллар буена тупланган тәжрибәләрен уртаклашкан искиткеч кешеләр эшли. 
Һөнәри бәйрәм көнендә ныклы сәламәтлек, иртәгесе көнгә ышаныч, уңышлар, иминлек һәм бәхет телибез. Дистәләрчә еллар буена почта элемтәсенең куәтле системасын булдырган ветераннарга аеруча да җылы сүзләр юллыйбыз. Бәйрәм белән сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев