Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Россия Почтасы язгы язылу декадасын ача

11 майдан 21 майга кадәр Россиянең барлык почта бүлекләрендә Бөтенроссия язылу декадасы үтә. 11 майдан 21 майга кадәр Россиянең барлык почта бүлекләрендә Бөтенроссия язылу декадасы үтә. http://podpiska.pochta.ru сайтында , шулай ук Viber мессенджеры ярдәмендә газета һәм журналларга билгеле бер ташлама белән язылып булачак, дип хәбәр ителә Мәгълъматлаштыру һәм элемтә министрлыгы...

11 майдан 21 майга кадәр Россиянең барлык почта бүлекләрендә Бөтенроссия язылу декадасы үтә.
11 майдан 21 майга кадәр Россиянең барлык почта бүлекләрендә Бөтенроссия язылу декадасы үтә. http://podpiska.pochta.ru сайтында , шулай ук Viber мессенджеры ярдәмендә газета һәм журналларга билгеле бер ташлама белән язылып булачак, дип хәбәр ителә Мәгълъматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтында.
Россия Почтасы декадасында нәшрият ташламаларына өстәмә булып, басмаларны таратуга: Россия Почтасы каталогына кергән федераль басмаларга 10 процент, төбәкнекеләргә һәм җирле басмаларга - 15 процент, башка агентлык каталогларындагы басмаларга 5 һәм 10 процент ташлама каралган.
"Бөтенроссия язылу декадасы - укучылар өчен язылуга, ә нәшриятларга тиражны арттыруга бик яхшы (40 процентка кадәр ташлама) мөмкинлек ул. Әлеге акция популярлаша бара. Узган ел декабрь аенда 3 млнлап язылу башкарылды", - дип хәбәр итә Россия Почтасы генераль директорының почта бизнесы буенча урынбасары Инесса Галактионова.
Сүз уңаеннан, Бу чорда "Актаныш таңнары" газетасына да ташламалы бәядән, ягъни 596 сум 34 тиеннән, язылып булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев