Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Россия почтасы үз автопаркын яңарта

Казанның Ирек мәйданында "Татарстан почтасы"на беренче 25 Ford Transit автомобилен тапшырылды. Агымдагы елда "Россия Почтасы" үз автомобиль паркын 15 процентка яңартырга планлаштыра, ягъни 2500дән артык автомобиль сатып алырга җыена. Миллионер шәһәрләргә генә почта таләпләре буенча эшләнгән 675 махсус машина биреләчәк. Шулардан 36 автомобиль Россия Почтасының "Татарстан почтасы" филиалына кайтарыла. Казанның...

Казанның Ирек мәйданында "Татарстан почтасы"на беренче 25 Ford Transit автомобилен тапшырылды.
Агымдагы елда "Россия Почтасы" үз автомобиль паркын 15 процентка яңартырга планлаштыра, ягъни 2500дән артык автомобиль сатып алырга җыена. Миллионер шәһәрләргә генә почта таләпләре буенча эшләнгән 675 махсус машина биреләчәк. Шулардан 36 автомобиль Россия Почтасының "Татарстан почтасы" филиалына кайтарыла.
Казанның Ирек мәйданында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Почтасы генераль директор урынбасары Николай Подгузов, Ford Sollers уртак предприятиесы президенты Әдилә Ширинова катнашында тантаналы рәвештә беренче 25 Ford Transit автомобилен тапшыру булды.
"Мин сезгә Татарстанда почта таләпләренә туры китерелеп җитештерелгән заманча машиналарны сайлавыгызга рәхмәтле. Алга таба да бу юнәлештә хәрәкәт итербез дип ышанам", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Николай Подгузовка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев