Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Россиядә мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итү буенча киңәшләр әзерләделәр

Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында барлык башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү бурычын йөкләде.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Роспотребнадзор мәктәпләрдә балаларның туклану контролен оештыру буенча киңәшләр әзерләде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. 

«Россия Федерациясе Президентының Федераль Җыенга Юлламасын тормышка ашыру кысаларында, без белем бирү оешмаларында укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру буенча методик киңәшләр һәм балаларны тукландыруны оештыруга ата-аналар һәм җәмәгать контролен оештыру тәртибен эшләдек», — диде Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова гаилә һәм балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча киңәшмәдә.

РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында, киләсе уку елыннан башлап, Россиянең барлык башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү бурычын куйды.

«Без балаларның мәктәптә тукланырга, башлангыч сыйныфларда 100 процент кайнар ризык белән тукланырга тиешлеген истә тотабыз», — диде Попова.

Баштарак «Татар-информ» ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның республика мәктәпләрендә кайнар ризык мәсьәләсен аерым контрольгә алырга кушуын язган иде. 

 https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев