Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Россиядә яшәүчеләр халыкны саклап калуны һәм лаеклы хезмәт булуны иң мөһим нәрсә дип саныйлар

"Сәламәтлек саклау" һәм "Мәгариф" милли проектлары иң танылганнары булды.

Россиялеләрнең күпчелеге – 56 – 85%ы дәүләт проектлары турында беләләр. Респондентлар арасында «Сәламәтлек саклау» (85%) һәм «Мәгариф» (80%) –иң популярлары. Бу Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән илкүләм проектларны тормышка ашыру турындагы сораштыру мәгълүматларыннан күренә.

Иң танылган милли проектлар топ-3легенә, шулай ук, "Демография" дә керде - 74%. Респондентларның иң азы "Халыкара кооперация һәм экспорт" өчен тавыш бирде - 56%.

Аеруча мөһим милли максатлар дип, россиялеләр "Халыкны саклау, кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге" (92%), "Уңай, нәтиҗәле хезмәт" (87%) һәм "Тормыш өчен уңайлы һәм имин мохит" (86%) таныдылар. Шулай ук, аларда талантларның үзләрен танытуы һәм үстерүе, РФнең гомуми белем сыйфаты һәм фәнни тикшеренүләр күләме буенча топ-10 илгә керүе дә кызыксыну уята.

Сораштыруда катнашучылар Россиядә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга күбрәк игътибар бирә башладылар, дип саныйлар. Әйтик, «Цифрлы икътисад» өчен респондентларның – 64, «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» һәм «Демография» өчен – 54, «Торак һәм шәһәр мохите» өчен 51%ы тавыш биргән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев