Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Россиялеләргә икешәр чит ил паспорты

2015 елдан россиялеләргә электрон паспорт бирелә башлый, дип хәбәр иткәннәр иде ике ел элек мәгълүмат чаралары. Анда фотосурәт, исем, фамилия, әтисенең исеме, адрес, иминиятләштерү, ИНН номеры, электрон имза, бармак эзләре сакланачак. Пилот режимда кайбер төбәкләрдә гамәлгә ашырыла башлаган, күп чыгымнар таләп итүче бу яңалык Татарстанга әле кагылмый. Шулай да, 2018...

2015 елдан россиялеләргә электрон паспорт бирелә башлый, дип хәбәр иткәннәр иде ике ел элек мәгълүмат чаралары. Анда фотосурәт, исем, фамилия, әтисенең исеме, адрес, иминиятләштерү, ИНН номеры, электрон имза, бармак эзләре сакланачак.
Пилот режимда кайбер төбәкләрдә гамәлгә ашырыла башлаган, күп чыгымнар таләп итүче бу яңалык Татарстанга әле кагылмый. Шулай да, 2018 елга россиялеләрнең күбесе электрон паспортка күчәр дип көтелә.
Ә чит ил паспортларын хәзер бары тик яңа үрнәктә генә ясаталар, - ди Федераль миграция хезмәте идарәсенең Актаныш территориаль пункты белгече Илфира Сергеева. - 10 елга бирелүче биометрик паспортлар гамәлдә. Бары тик аерым очракларда гына 5 елга бирелүче иске төр чит ил паспортын ясауга алыналар.
Биометрик чит ил паспортларының эчендә микрочип урнаштырылган. Паспорт хуҗасы турындагы барлык мәгълүмат шунда саклана. Документ югала калса, башка кеше аны явыз максатларда файдалана алмый. Чипка бармак эзләрен кертү паспортны тагын да ышанычлы итә, ди белгечләр. Әмма бу соңгы яңалыкның тискәре яклары да бар. Эз салынган бармак ялгыш киселсә, тиресе купса, гомумән, бармак битендәге эзләр үзгәрсә, компьютер танымый, кабул итми. Бармак битенең элекке хәлгә килгәнен көтәргә, булдыра алганча кремнар-мазьлар белән үзеңчә дәваларга туры килә - әзер паспортың килеп алганны көтеп байтак вакыт шунда киштәдә ятарга мөмкин. Әгәр, Аллам сакласын, нәкъ шул бармагың өздерсәң, элекке хәленә килә алмаслык булып пешсә, нишләрсең? Яңаны ясатырга гына кала. Яңа үрнәктәге паспорт бу ел башыннан 3500 сумга, 14 яшькә кадәрге балаларга 1500 сумга күтәрелгән иде, әлегә башка бәя артулар күренми, диләр бу тармакта хезмәт куючылар.
Актанышлылар чит ил паспорты ясату өчен Федераль миграция хезмәтенең Чаллыда урнашкан бүлегенә мөрәҗәгать итәләр. Ул Рәис Беляев проспектының 13 нче йортында урнашкан.
Дәүләт пошлинасы өчен акча түләп, кирәкле кәгазьләрне монда ук әзерләп алып китсәң, вакытың янга кала, мәшәкатең азрак була, - ди Илфира Сергеева.
Паспорт ясату өчен ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы (uslugi.tatar.ru) аша да гариза калдырырга була. Әлеге порталның мөмкинлекләре бик зур, аның аша паспортка документлар тутырырга, дәүләт пошлинасын түләргә, паспортның әзерлеген дә тикшерергә була.
Чит ил паспортын ясатырга теләүчеләр, гадәттә, яз-җәй айларында, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан арта. Әмма быел Актаныш, Татарстан гына түгел, гомумән, Идел буе федераль округы буенча да чит ил паспортын ясатучылар саны кимегән. Бу, әлбәттә, беренче чиратта сәяси чикләүләр, күп кенә туристлык операторларының үз эшчәнлеген туктатуы, икътисади кризис белән бәйле.
Бу елның 15 декабрендә РФ Президенты барлык россиялеләргә дә берьюлы ике чит ил паспорты алырга рөхсәт иткән канунга кул куйды. Әлегә кадәр ике чит ил паспортын чит илгә хезмәте буенча аена берничә тапкыр чыгучылар гына алырга хокуклы иде, анда да хезмәткәрен чит илгә җибәрүче оешмадан махсус документ кирәк иде. Ике чит ил паспорты булу кешеләргә берьюлы ике илчелеккә документлар тапшыру мөмкинлеге бирәчәк. Шулай ук, дәүләтара низаглар очрагында, шул илдә булу турында тамга салынгач, икенче бер илгә кертмәү очракларын урап узу мөмкинлеген тудыра.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев