Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Россиянең халык артисткасы Людмила Сенчина вафат булды

Җырчының озакка сузылган авырудан соң йөрәге тибүдән туктады, ул әлеге чиргә каршы ел ярым көрәште. Россиянең халык артисткасы Людмила Сенчина 68нче яшендә вафат булды, дип хәбәр итә «Интерфакс». Бу хакта аның продюсеры Владимир Андреев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Сенчина бүген иртән Санкт-Петербургтагы бер хастаханәдә якты дөньядан киткән. Җырчының озакка сузылган...

Җырчының озакка сузылган авырудан соң йөрәге тибүдән туктады, ул әлеге чиргә каршы ел ярым көрәште.
Россиянең халык артисткасы Людмила Сенчина 68нче яшендә вафат булды, дип хәбәр итә «Интерфакс».
Бу хакта аның продюсеры Владимир Андреев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Сенчина бүген иртән Санкт-Петербургтагы бер хастаханәдә якты дөньядан киткән.
Җырчының озакка сузылган авырудан соң йөрәге тибүдән туктады, ул әлеге чиргә каршы ел ярым көрәште.
Җырчы һәм актриса Людмила Сенчина 1950 елның 13 декабрендә Украинада туа. Мәктәпне тәмамлагач Лениградка килә. 1966 елда Ленинград консерваториясе каршындагы Н.А.Римский-Корсаков исемендәге Музыка училищесының музыкаль комедия бүлегенә укырга керә. 1970 елда училищены тәмамлагач аны Ленинград Музыкаль комедия театрына эшкә чакыралар. Аңа «Золушка» дигән җыр танылу китерә.
Сенчина шулай ук актриса ролендә дә чыгыш ясады. Кино сөючеләр аны «Вооружен и очень опасен», «После ярмарки», «Шельменко-денщик», «Волшебная сила» кебек фильмнарда башкарган рольләре аша белә.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/25/156730/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев