Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Россиянең халык артисты Борис Клюев вафат

76 яшьлек артист яман шеш белән авырган.

Россия киносәнгатенең тагын бер якты йолдызы вафат булды. 77нче яшендә Россиянең Халык артисты Борис Клюев бакыйлыкка күчкән.
Бу хакта үзәк басмаларга Кече театр җитәкчесе Тамара Михайлова хәбәр иткән. Аның сүзләренә караганда, Клюев онкология белән авырган.

Ярты гасырлык карьерасы вакытында Клюев театрда җитмешләп роль башкарган. Ул Александр Островский, Александр Грибоедов, Пьер-Огюстен Бомарше, Алексей Толстой һәм башка бөек язучыларның әсәрләрендәге геройларны сурәтләгән.

Борис Клюев «Конец «Сатурна», «Крушение империи», «Рудобельская республика» һәм «Хождение по мукам», «Д’Артаньян и три мушкетера» киноларындагы рольләре белән дә билгеле.

Шулай ук ул «Приключения Шерлока Холмса и доктора Ватсона» киносында Майкрофт Холмс булып уйнады. «ТАСС уполномочен заявить…», «Михайло Ломоносов» фильмнарында да Клюев төшкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев