Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Россиянең үлемсез полкы" оештыручылары татарстанлыларны онлайн-акциядә катнашырга чакыра

Татарстанлыларга «Россиянең үлемсез полкы» иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Ринат Хәбибуллин акцияне онлайн-режимда үткәрүне яклап мөрәҗәгать итте.

Коронавирус инфекциясе  таралу куркынычы янау сәбәпле, Җиңү көненә багышланган барлык массакүләм чаралар да соңрак вакытка күчерелде. «Үлемсез полк» хәрәкәтен оештыручылар акцияне социаль челтәрләрдә үткәрергә тәкъдим итә

Татарстанда «Үлемсез полк» онлайн-акциясенә кушылу өчен, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнар яки якыннар турында фотосурәтне яки аларның язмышы турында видеоны социаль челтәрләрдә #БессмертныйПолкРоссии #БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолкОнлайн хэштегы белән урнаштырырга кирәк.

Барлык язмалар да «ВКонтакте» да https://vk.com/polkrt сылтамасы белән Татарстан Республикасында «Россия Үлемсез полкы» хәрәкәте төбәк бүлегенең рәсми берләшмәсендә агрегацияләнәчәк. Акция нәтиҗәләре буенча Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барлык тарихларын берләштерүче Гомумроссия онлайн-ресурсы булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев