Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

РӨСТӘМ ХӘЛӘФ улы юбилеен каршылый!

Хезмәт юлын кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган, Актаныш авылында яшәүче кадерле, якын кешебез РӨСТӘМ ХӘЛӘФ улы ЗАКИРҖАНОВның 19 мартта туган көне - юбилее. Кадерлебез, әтиебез! Сине матур гомер бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Күңелебездәге иң саф матур теләкләребезне юллыйбыз. Киң күңелле, ачык йөзле, һәркемгә ярдәмчел, игелекле, мәрхәмәтле син. Без синең...

Хезмәт юлын кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган, Актаныш авылында яшәүче кадерле, якын кешебез РӨСТӘМ ХӘЛӘФ улы ЗАКИРҖАНОВның 19 мартта туган көне - юбилее.
Кадерлебез, әтиебез! Сине матур гомер бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Күңелебездәге иң саф матур теләкләребезне юллыйбыз. Киң күңелле, ачык йөзле, һәркемгә ярдәмчел, игелекле, мәрхәмәтле син. Без синең белән горурланабыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең озын һәм бәхетле булсын. Балаларыңның игелеген, хөрмәтен күреп, җан җылысын тоеп, озак еллар безне куандырып, гомер юлыңдагы бәхетле мизгелләрнең шатлыгын уртаклашып, мул, имин тормышта яшәргә язсын сиңа.
Әниеңнең күңел түреннән чыккан шигырь юлларын кабул итеп ал.
Үстең син, улым, укып кеше булдың,
Әти-әниеңә кадерле бала булдың.
Сәламәт бул, улым, озак яшә,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Һәрчак шат бул, рәхәт яшә,
Йөзләреңдә нурлар уйнасын.
Яшә кешеләргә кирәк булып,
Олыларны хөрмәт итеп,
Кешеләргә ярдәм итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев