Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рөстәм Миңнеханов хезмәт хакын буенча бурычлыларга карата эшне көчәйтергә кушты

"Мәсьәләнең чишелешен табарга кирәк. Әлеге хәл прокуратура, министрлык җитәкчеләре, район башлыкларыннан җентекле игътибар таләп итә",- диде ул. 9 март көнне Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Президент Рөстәм Миңнеханов хезмәт хакы буенча бурычларны бетерү максатыннан эшне активлаштырырга кушты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген...

"Мәсьәләнең чишелешен табарга кирәк. Әлеге хәл прокуратура, министрлык җитәкчеләре, район башлыкларыннан җентекле игътибар таләп итә",- диде ул.
9 март көнне Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Президент Рөстәм Миңнеханов хезмәт хакы буенча бурычларны бетерү максатыннан эшне активлаштырырга кушты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген бу мәсьәлә аерым контрольдә тора. Республиканың хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәсендә хезмәт хаклары буенча бурычларны шактый киметүгә ирешелгән. Ләкин бу проблема хәзер дә кайбер оешмаларда саклана. "Мәсьәләнең чишелешен табарга кирәк. Әлеге хәл прокуратура, министрлык җитәкчеләре, район башлыклары тарафыннан җентекле игътибар таләп итә",- дип өстәде Президент.
Рөстәм Миңнеханов бигрәк тә авыл хуҗалыгы тармагындагы бурычлары булганнарга игътибар итәргә кушты. Аерым алганда, сүз "Ак Барс Холдинг" оешмасы турында сүз бара. Татарстан Президенты, алга таба да хезмәт законнарын бозу очраклары булганда, компания җитәкчелеген җаваплылыкка тартырга кирәклеге билгеләп үтте. "Алга таба да болай дәвам итсә, җаваплылыкка тартыгыз. Һәрвакыт без кемдер атыннан чабып йөрмәячәкбез", - дип белдерде Татарстан Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев