Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рөстәм Миңнеханов: Машина төзү комплексы Татарстан икътисадының мөһим өлеше булып тора

Татарстан Президенты машина төзелеше, металл эшкәртү өлкәсендәге күргәзмәләр ачылышында катнашты. Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" 17 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм "TechnoСварка" 12 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте. Быел күргәзмәдә Россия...

Татарстан Президенты машина төзелеше, металл эшкәртү өлкәсендәге күргәзмәләр ачылышында катнашты.
Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" 17 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм "TechnoСварка" 12 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.
Быел күргәзмәдә Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән һәм 17 чит илдән 153 компания катнаша. Экспозициядә машина төзелеше, металл һәм композицион материалларны эшкәртү өлкәсендә соңгы эшләнмәләр, технологияләр, өр-яңа җайланмалар һәм инновацион системалар тәкъдим ителгән. Күргәзмә кысаларында, Ворлдскиллс стандартлары нигезендә, Татарстан Республикасы ачык төбәк этабының сайлап алу ярышлары узачак.
Рөстәм Миңнеханов күргәзмәләрдә катнашучыларны сәламләп, машина төзү комплексы Татарстан өчен дә, шулай ук, тулаем ил өчен дә икътисадның мөһим өлеше булып торуын билгеләп узды.
"Бүген без машина төзү предприятиеләре өчен гаять әһәмиятле булган казанышлар белән таныша алабыз. Россиянең башка төбәкләреннән килгән предприятиеләр вәкилләренә рәхмәт белдерәсем килә. Ышанам, бу күргәзмә илебездәге машина төзү комплексы үсешенә этәргеч бирәчәк", - диде Татарстан Президенты.
Ворлдскиллс Интернешнл башкарма директоры Дэвид Хоуи күргәзмәләрнең эшче һөнәрләренең өстенлеген күрсәтәчәгенә ышанычын белдерде.
"Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" күргәзмәсе сәнәгатьнең һәм икътисадның күп тармаклары үсешенә импульс бирәчәк, дип саный ФРГның Тюрингия федераль җиренең Икътисадый үсеш агентлыгы генераль директоры Андреас Край.
Чыгышлардан соң, Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар тәкъдим ителгән экспозицияләрне карап чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев