Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рөстәм Миңнеханов президент праймеризында сайлаучыларның иң күп тавышын җыйды

27 июнь көнне Казанда узган президент праймеризы барышында алга таба "Бердәм Россия" ТР Президенты вазифасына күрсәтү өчен караячак өч кандидатура билгеләнде. Искәртеп узабыз: прймеризда катнашу өчен 4 кандидат күрсәтелде: ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Федерация Советында Татарстан әгъзасы...

27 июнь көнне Казанда узган президент праймеризы барышында алга таба "Бердәм Россия" ТР Президенты вазифасына күрсәтү өчен караячак өч кандидатура билгеләнде.
Искәртеп узабыз: прймеризда катнашу өчен 4 кандидат күрсәтелде: ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Федерация Советында Татарстан әгъзасы Сергей Батин һәм РФ Президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсе элеккеге җитәкчесе Олег Морозов.
Сайлаучыларга барлыгы 1588 бюллетень таратылды. Аларның һәркайсы тәкъдим ителгән өч кандидатка тавыш бирергә тиеш иде.
Хисап комиссиясе составына 35 кеше керде. Журналистларга комиссия рәисе, Төбәк иҗтимагый ветераннар (пенсионерлар) оешмасы республика советы җитәкчесе Хәбир Иштирәков хәбәр иткәнчә, кандидатлар өчен тавышлар түбәндәгечә бүленгән: Марат Әхмәтов - 874 тавыш, Сергей батин -705, Рөстәм Миңнеханов - 1513, Олег Морозов - 789. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 12 бюллетень яраксыз дип табылган.
Шул рәвешле, "Бердәм Россия" партиясе берсен ТР Президентын вазифасына кандидат итеп күрсәтәчәк кандидатлар өчлеге мәгълүм булды - Рөстәм Миңнеханов, Марат Әхмәтов һәм Олег Морозов.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев