Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рөстәм Миңнеханов сугыш һәм хезмәт батырларына дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм чарасы узды. Фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен котларга республика Хөкүмәте әгъзалары, Казан мэриясе җитәкчелеге, җәмәгать оешмалары лидерлары, шулай ук, төбәкнең дини җәмгыять вәкилләре килгән иде. Залга Татарстан Республикасы...

Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм чарасы узды. Фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен котларга республика Хөкүмәте әгъзалары, Казан мэриясе җитәкчелеге, җәмәгать оешмалары лидерлары, шулай ук, төбәкнең дини җәмгыять вәкилләре килгән иде.
Залга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев кергәч, сәхнәгә Россия Федерациясе Дәүләт флагын, Җиңү Байрагын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагын керттеләр.
"Җиңү көне - күпмилләтле дәүләтебезнең тарихында бөек көн. Ватандашларыбызның хезмәт һәм хәрби батырлыгы аркасында 72 ел тыныч күк астында яшибез. Сугыш елларының вакыйгалары, әрнү һәм тирән кайгы һәрчак безнең хәтердә, йөрәкләрдә яшәячәк. Азатлык һәм бәйсезлек бәясе бик кыйммәткә төшкән. Миллионлаган совет кешеләре, йөзләрчә мең якташыбыз үз гомерен Җиңү өчен биргән", - диде ТР Президенты һәм җыелган кунакларны геройлар истәлегенә бер минут тынлык белән искә алырга чакырды.
ТР Президенты, ару-талу белмичә, тәүлек буе заводларда һәм колхоз кырларында, конструкторлык бюросында, госпитальләрдә, мәктәпләрдә һәм концерт мәйданнарында хезмәт куйган кешеләргә рәхмәтен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышы батырлык, ихтыяр көче тәлап иткән һәм шул ук вакытта ныклык һәм батырлык үрнәге булган.
Татарстан башлыгы искәртеп узганча, сугыш вакытында өч йөздән артык татарстанлыга Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм Дан Орденының тулы кавалеры була.
"Кызганыч, вакытны туктатып булмый. Безнең арада Бөек Җиңүнең тере чагылышы булган кешеләр саны елдан-ел кимеп бара! Чын күңелемнән Сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм, нык сәламәтлек, күңел җылысы, аяз күк йөзе телим!", - диде Татарстан Президенты һәм дәүләт бүләкләрен тапшыруга старт бирде.
Бүләкләр тапшырылгач, җавап сүзе белән ветеран-фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре исеменнән Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, фашист илбасарларын юк итүнең 72 еллыгын билгеләп үтү - бик зур бәхет.
Бәйрәм ахырында сәхнәдән тантаналы рәвештә Россия Федерациясе Дәүләт флагын, Җиңү Байрагын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагын алып чыгу башкарылды.
Чара сугыш чорында язылган хатлар нигезендә төзелгән концерт программасы белән дәвам итте. Анда Дәүләт архивы һәм Татарстан Республикасы музейлары материалы файдаланылган. Бәйрәмдә А. Монасыйпов, Р.Еникеев, З. Хәбибуллин, Н.Җиһанов әсәрләре яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев