Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рөстәм Миңнеханов Зәйдәге үзгәрешләргә бәя бирде

Президент спорт һәм социаль объектларда булды, сафка басачак элеваторны карады. Бүген Президент Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Зәй шәһәрендә булды. Ул анда яңа төзелгән һәм капиталь төзекләндерелгән объектларны карады, шулай ук чаңгы ярышлары буенча республика чемпионатында катнашучыларны сәламләде. Бу хакта "Зәй хәбәрләре" газетасы яза. Президент "Заман" агро-сәнәгать паркы резиденты булган...

Президент спорт һәм социаль объектларда булды, сафка басачак элеваторны карады.
Бүген Президент Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Зәй шәһәрендә булды. Ул анда яңа төзелгән һәм капиталь төзекләндерелгән объектларны карады, шулай ук чаңгы ярышлары буенча республика чемпионатында катнашучыларны сәламләде. Бу хакта "Зәй хәбәрләре" газетасы яза.
Президент "Заман" агро-сәнәгать паркы резиденты булган элеваторны карады. 81 мең тонна бөртекле культура кабул итү өчен көчләр төзелгән, дип хәбәр итте Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов. 150 мең тонна саклау көче булган элеваторны тулысынча эшләтеп җибәрү 2018 елгы урак өстенә көтелә.
Кунаклар Ринат Фәрдиев исемендәге паркта булдылар. Анда СССРның атказанган спорт мастеры Василий Бекасов исемендәге чаңгы ярышлары буенча Татарстан чемпионаты узды. Зәй районында иң югары дәрәҗәдәге ярышлар уздыру өчен барлык шартлар да тудырылган, дип сөйләде Рәзиф Кәримов Президентка.
Чаңгы роллер трассасы булган "Ялта-Зәй" спорт әзерләүләре үзәгеннән тыш, Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге яңартылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе дә бар. Аларны төзекләндерү эшләренә һәм җиһазлар алуга 2015 елдан алып 40 миллионга якын акча бүлеп бирелде, дип сөйләде Кәримов.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Район үзәк хастаханәсенең балалар корпусындагы капиталь төзекләндерүгә дә бәя бирде.
Соңыннан республика башлыгы 100 миллион акча бүлеп бирелгән "Энергетик" мәдәният сараенда булды. Бинаның подвалы, түбәсе, алгы өлеше, вентиляция системасы яңартылган, холлары һәм коридорлары да төзекләндерелгән. Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шартлар тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев