Рөстәм Миңнеханов 100 яшьлек фронтовик һәм янгын сагы ветеранына Рәхмәт хаты тапшырды
28 декабрьдә Фәррах Хәйретдиновка 101 яшь тулачак.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгын ТР буенча Баш идарәсе hәм Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коллегиясендә Рөстәм Миңнеханов 100 яшьлек фронтовик hәм янгын сагы ветераны Фәррах Хайретдиновка Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.
Президент белән аралашкан арада фронтовик узенең бәйрәмгә әзерләнүе турында сойләде, декабрьдә аңа 101 яшь тулачак. Рөстәм Миңнеханов эш графигы тыгыз булу сәбәпле, котлау сүзләрен җиткерергә, бәйрәмдә катнаша алмавын әйтте.
Фәррах Хәйретдин улы Хәйретдинов – хәрби разведкада хезмәт иткән, дүрт сугыш герое. Ул узенең сугыш юлын Халкинголда башлап, Берлинга кадәр барып җиткән hәм янә эйләнеп кайткан. Фәррах Хайретдинов – Бөек Ватан сугышы hәм янгын сагы ветераны.
Аны майор дәрәҗәсеннән 1946 елда Казанга демобилизациялиләр. Аппаратчы булып 1947 елда синтетик каучук заводында урнаша. 1951 елда 13 нче янгын частендә өлкән сержант дәрәҗәсендә бүлек командиры вазифасында эшкэ керешә. Лаеклы ялга ул 1970 елда китә hәм эшләвен 1995 елга кадәр дәвам итә.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев