Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән котлады

Онытылмас көн — 9 май күпмилләтле халкыбызның, какшамас Россия дәүләтенең, азат ителгән кешелекнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге сәхифәләренә мәңгелеккә язылган, диелә котлауда.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан республика халкын бәйрәм белән котлады.

«Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан котлыйм.

Онытылмас көн — 9 май күпмилләтле халкыбызның, какшамас Россия дәүләтенең, азат ителгән кешелекнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге сәхифәләренә мәңгелеккә язылган. Без, сугыштан соңгы буын вәкилләре, бу Җир йөзендә яшәвебез, хөрлегебез, Туган илебезнең бәйсезлеге өчен кыю сугышчыларыбызга һәм фронтка дип корал койган, үзләрен аямыйча көн-төн эшләгән тыл хезмәтчәннәренә бурычлыбыз.

Бөек Җиңү тиңдәшсез батырлык, рухи бердәмлек, шәфкатьлелек һәм гаделлек идеалларының явызлык көчләреннән һәм нацистларның җинаятьчел идеологиясеннән өстен чыгуына рухи һәйкәл булды. Аңа ирешү өчен коточкыч зур югалтулар, һичкайчан төзәлмәс җан яралары белән түләнде, ул безнең өчен гражданлык, ватанпәрвәрлек өлгесе булып тора, дөньяны кабат канлы сугыш упкынына атарга теләгән һәркемгә катгый кисәтү буларак яңгырый.

Реклама

Туган ил сакчыларының бердәм сафларында җиде йөз меңнән артык якташыбыз дошманга каршы фидакарьләрчә сугышты, шуларның яртысы диярлек яу кырында башын салды, тоткынлыкта газаплап үтерелде һәм госпитальләрдә яралардан һәлак булды. Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Борис Кузнецов, Гази Заһитов, Михаил Симонов һәм башка бик күп татарстанлыларның шанлы исеме, батырлыгы безнең хәтердә һәрчак сакланачак. Бу олуг көндә без геройлар һәм сугыш корбаннары алдында баш иябез, тыл хезмәтчәннәренә олы хөрмәтебезне белдерәбез.

Вакыт агышы бер нәрсәне дә аямый. Каһарманнар бакыйлыкка күчә бара, алар үзләренең данлы казанышларын васыять итеп варисларына тапшырып калдыра. Яшьләрнең «Георгий тасмасы» һәм «Үлемсез полк» бөтенроссия акцияләрендә, эзтабарларның «Кар десанты» хәрәкәтендә һәм «Хәтер Китабы» проектында актив катнашуы буыннар арасындагы җанлы бәйләнешнең ныклыгын күрсәтә. Республикада уздырыла торган хәрби-патриотик эш киләчәктә дә, яңа игелекле гамәлләр өстәлеп, тагын да үсәр, киңәер дип уйлыйм.

Кадерле ветераннарыбызга озын гомер һәм иминлек, татарстанлыларга тынычлык, бәхет, сәламәтлек, хезмәттә һәм укуда уңышлар телим! Җиңү бәйрәме мөбарәк булсын, кадерле дуслар!» — диелгән Татарстан Президенты котлавында.

 tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X