Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рөстәм Миңнеханов: Covid-19 буенча авырулар санының иң югары ноктасына җитмәдек әле

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республиканың сәламәтлек саклау системасы яңа куркыныч янауга тулысынча әзер.

Татарстан әлегә коронавирусны профилактикалау белән бәйле чикләү чараларын йомшарта алмый, чөнки республикада авыручылар санының иң югары ноктасы узмаган әле. Бүген бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов узган киңәшмәдә хәбәр итте.

«Авырулар санының иң югары ноктасына җитмәдек әле. Бу хакта Россия Президенты да әйтте. Мәскәүдән дулкын башка регионнарга китә. Шуңа күрә, кызганычка каршы, әлегә безнең чикләү чараларын хәл итә алмыйбыз. Мин рәсми рәвештә Татарстан халкына мөрәҗәгать итәм — болар барысы да сезнең сәламәтлегегез һәм якыннарыгызның саулыгы өчен эшләнә. Һәр инфекцияле кеше башка кешеләр өчен куркыныч", - диде ул.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республикада күрелә торган чаралар коронавирус таралу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән. "Без үзебезгә катгыйрак якын килсәк, югалтуларыбыз да азрак булачак", - дип аңлатты республика җитәкчесе.

Реклама

Шуның белән бергә Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау системасының яңа куркыныч янауга тулысынча әзер булуын, предприятиеләр, шәһәр һәм районнар дәрәҗәсендә кирәкле эш оештырылуын билгеләп үтте. «Кичә без Түбән Кама районында ике эре производство эше белән таныштык. Проблеманың җитдилеге аңлашыла дип әйтергә тиеш. Мин барлык коллегаларыбызга да рәхмәт белдерәм. Хокук саклау системасына аеруча зур йөкләнеш: Эчке эшләр Министрлыгы, Росгвардия һәм башка структуралар. Без күрергә мәҗбүр булган чараларның барысына да ошамавы аңлашыла", - дип ассызыклады республика җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев