Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров ике тугандаш халык дуслыгы үрнәген күрсәтте

Идел буе федераль округы кубогына раллида ике төбәк башлыгы бергә фотога төшкән.

 

Бүген РТ Президенты Рөстәм Миңнеханов Тольяттида Идел буе федераль округы кубогына раллида катнашты һәм беренче урын алды. Шулай уку ул анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты. Ике төбәк башлыгы бергә фотога төшкән. Радий Хәбиров бу фотоны инстаграмдагы сәхифәсенә куйган.

Ул Рөстәм Миңнеханов белән төшкән сурәтне дә инстаграмдагы сәхифәсенә куйды. «Күршеләр, дуслар. Тик шулай», — дип яза Башкортстан Башлыгы.

«Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров бездә регионнар арасында тәҗрибә уртаклашу оештыру өчен нәтиҗәле атмосфера тудырды. Ул Идел буе округлары субъектлары башлыкларыннан яхшы команда төзи. Аннан соң Идел буе федераль округы кубогына ралли оештырды», — дип яза Хәбиров.

Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары Тольяттидагы «АвтоВАЗ» сынау полигонының боз трассасында Lada Vesta Sport автомобильләренең махсус әзерләнгән узыш версияләрен шәхсән үзләре сынап карады.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев