Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рөстәм Миңнеханов Нурлат малаеның хыялын чынга ашырды.

Татарстан Президенты исеменнән Нурлатта яшәүче Кириллга планшет тапшырдылар.

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). ТР Президентының матбугат хезмәте, Рөстәм Миңнехановның, ”Теләкләр чыршысы” акциясенә кушылып, Нурлатта яшәуче Кириллның хыялын чынга ашырганын хэбэр итә.

Кирилл планшет турында хыялланган, аңа ТР Президенты исеменнән гаджет тапшырдылар. Дәүләт Советы утырышында Рөстәм Миңнеханов чыршыга эленгән открытканы алып малайның теләген белде.

Президент ике баланың хыялын чынга ашырган иде инде.  11 яшьлек Әмирхан Садыйков вертолетта очасым килә дип язган иде. Рөстәм Миңнеханов малайны вертолет кабинасына утыртып Казан куген иңләде. Ә Алабугадан 6 яшьлек  Данис янгын сүндерү частендә экскурсиядә булды һәм бүләккә янгын сүндерү каскасын алды.

«Татар-информ» агентлыгы быел Татарстанда булдырылган «Минем белән бергә хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырыла торган «Теләкләр чыршысы» акциясенә Россия Президенты Владимир Путинның да кушылуы хакында хәбәр иткән иде инде. Ул Красная полянаны күрергә хыялланган Ставропольдә яшәүче 10 яшьлек Андрейның теләген чынга ашырды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев