Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рөстәм Миңнеханов сәфәрләрдә төшергән фотоларны ни өчен Instagramга куюын аңлатты

Татарстан Президенты социаль челтәрләр ярдәмендә республиканың өстенлекләрен күрсәтеп була дип ышана.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәфәрләр вакытында төшергән фотоларны ни өчен Instagramда урнаштыруын сөйләде. Бу хакта ул «Татарстан тарихы» проекты катнашучылары белән очрашуда әйтте.

«Ниндидер кызыклы әйбер күрсәм, башка кешеләрнең дә моны күрүен телим. Хәер, кызганыч, куйган фотоларны тәнкыйтьләгән кешеләр дә бар. Әмма мин кешеләрнең матур җирләрне күрүләрен телим, ә мактаныр өчен түгел. Instagramда үзем язылган аккаунтлар да бар. Гомумән, интернет бик уңайлы, берничә сайт карап барам», — диде Президент блогерларга.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, социаль челтәрләр ярдәмендә республиканы, аның өстенлекләрен, кешеләрен күрсәтү мөһим. Шуңа бәйле рәвештә, ул «Татарстан тарихы» проекты катнашучыларына рәхмәт һәм хуплау сүзләре әйтте.

«Сез сөйләгәннәр бик кызыклы һәм файдалы. Сезнең креатив идеяләр бар, сез аларны кызыклы итеп тәкъдим итәсез. Без сезнең белән актив хезмәттәшлек итәргә әзер. Безнең очрашудан соң социаль челтәрләрдә Татарстан турында тагын да күбрәк тарихлар пәйда булыр дип ышанам», — диде ул.

Татарстан Президенты республикадагы блогерлар белән очрашты. Алар Рөстәм Миңнехановка төбәктәге тарихи урыннар буенча «Татарстан тарихы» дип аталган видеогид тәкъдим итте. Проект социаль челтәрләрдә 27 майда — ТАССРның 100 еллыгы көнендә башланды. Шушы вакыт эчендә видеоэкскурсияләрне якынча 1,3 млн кеше караган. Видеогидның барлык 100 сериясе дә Республика көненә әзер булачак. Анда Казан турында гына түгел, Татарстанның башка район-шәһәрләре турында да тарихлар булачак.

Видеогидны оештыручылар вакыт узу белән Татарстанның интерактив картасында республиканың барлык торак пунктлары да барлыкка килер дип өметләнә. Социаль челтәрләрдә фото- яки видеотарих урнаштырып Татарстандагы кызыклы урыннар турында теләгән һәркем сөйли ала. 

https://tatar-inform.tatar/news/society/16-06-2020/r-st-m-mi-nehanov-s-f-rl-rd-t-sherg-n-fotolarny-ni-chen-instagramga-kuyuyn-a-latty-5750064

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев