Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Героеның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Борис Кузнецовның 94 яшендә йөрәге тибүдән туктады.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның вафат булуына бәйле рәвештә мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Борис Кириллович 1925 елның 26 декабрендә Казанда туган. 1943 елның маенда фронтка киткән, 791нче артиллерия полкының элемтә бүлеге командиры булган.

Бөек Ватан сугышы вакытында фронтта командирларның йөкләмәләрен намус белән үтәгәне һәм күрсәткән батырлыклары өчен сержант Борис Кузнецов 1944 елның 22 февралендә Советлар Союзы Герое исеменә, шулай ук Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медаленә лаек була.

Борис Кузнецов гомеренең соңгы көннәренә кадәр җәмгыять тормышында актив катнашты. Әйтик, соңгы ике елда Лаеш районында «Рыбе — быть! Балык — булсын!» экологик акциясе фронтовик катнашында узды. Ул шулай ук коронавирус пандемиясе чорында өйдә калу үтенече белән өлкән яшьтәге татарстанлыларга видеомөрәҗәгать яздырды.

Моннан тыш, Лаеш шәһәре һәм районының мактаулы гражданины, өлкән яшьтә булуына да карамастан, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү уңаеннан тавыш бирүдә һәм көзге сайлауларда да катнашты.

2019 елда Лаешта капиталь ремонттан соң Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге мәктәп ачылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев