Актаныш

Рөстәм Миңнеханов Татар посткроссингы сервисында теркәлде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтен дөнья буенча креатив кәгазь открыткалар белән алмашу өчен булдырылган «Миллиард.Татар» сайты һәм «Хатлар йорты» сервисының уртак проекты — татар посткроссинг платформасында теркәлде.

 

Республика җитәкчесе «Татмедиа» әдәби кафесында стендтан өч открытка сайлап алды һәм хатлар җибәрү формасыннан файдаланды. Сайт открыткаларны өч адрес буенча Ереванга, Актүбәгә һәм Казанга җибәрергә тәкъдим итте.

ТР Президенты юлламаларын адресатлар почта аша алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: