Актаныш

Рушаниям, бәгырем, күңелләрем сиңа омтыла

Рушания белән безне сәхнә таныштырды. Минем эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйган чагым. Рушания һәм тагын берничә кыз смотр концертында безнең бүлек өчен чыгыш ясадылар. Озын керфекләре артына яшеренгән чем-кара очкын күзле, оялчан елмаючы бу чибәр кызны күргәч тә йөрәгем рәхәт чеметеп куйган иде. Уртак телне тиз таптык. Бер елдан исә...

Рушания белән безне сәхнә таныштырды. Минем эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйган чагым. Рушания һәм тагын берничә кыз смотр концертында безнең бүлек өчен чыгыш ясадылар. Озын керфекләре артына яшеренгән чем-кара очкын күзле, оялчан елмаючы бу чибәр кызны күргәч тә йөрәгем рәхәт чеметеп куйган иде. Уртак телне тиз таптык. Бер елдан исә гөрләтеп туй иттек. Инде менә 34 ел бер-беребезне ярты сүздән, хәтта бер караштан аңлап, матур, тату, рәхәт гомер итәбез. Кадерле хәләлем - Рушания Мөдәрис кызы Рәфыйковага шушы көннәрдә 55 яшь тулды - истәлекле түгәрәк юбилее, сизелми дә узган елларга, үтелгән юлларга карап, нәтиҗә ясый, алга карап, яңа ният-максатлар куя торган вакыт.
Рушания ишле гаиләдән - җиде бала була алар. Кечкенәдән эш эшләп, хезмәт тәмен белеп үсәләр. "Әнигә ияреп, дүртенче сыйныфтан җәйләрен колхоз фермасына сыер саварга төшә торган идем. Шул яшьтән үк таң белән торып эшкә керешүнең ни икәнен белеп үстек. Хәтта, мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга керергә китәсе җәйне дә, бер савымчы апаны ялга чыгарып, бер ай эшләп, 60 сум хезмәт хакы алып, шул акчаны тотып чыгып киттем Казанга", - дип сөйләгәне бар аның.
Математика фәнен яратып өйрәнгән Рушания Казан сәүдә техникумына укырга керә. Туганнары төрлесе төрле шәһәрләргә сибелгән, ул исә, укуын яхшы билгеләренә тәмамлап, Актанышны сагынып үләр хәлем юк, дип, төбәп монда кайта. Райпо, басмаханә, редакция, БТИ, авыл хуҗалыгы идарәсе, инде хәзер торак-коммуналь хуҗалыгында хисапчы булып эшли. "Әллә нинди тармакларда хисапчы булып эшләдем - һәммәсенең үз законнары - барысын да төбенә төшкәнче өйрәнеп, яратып башкардым, бер генә үкенечем дә юк," - ди ул хезмәте турында сүз чыкса. Чынлап та, иртәдән кичкә кадәр эштә, әгәр кирәк булса, төннәрен яки ял көннәрендә дә барып, эшен эшләп бетереп кайта. Һәрчак белемен күтәрү өстендә эшли, алдынгы карашлы, заман таләпләренә яраклашкан шәхес. Хезмәттәшләре аны гадел, намуслы, оста хисапчы булганы өчен хөрмәт итәләр. Элек бергә эшләгән күп кенә кызлары белән хәзер дә аралашып, бәйрәмнәрдә бер-берләрен котлап, хәл белешеп торалар.
Мин яшьрәк чакта эштән кайтып кермәдем - милициядә җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә хезмәттә идем - атна-ай буена өйгә кайта алмаган вакытлар күп булды. Шуңа йортны алып бару, балаларны тәрбияләү дә Рушания җилкәсенә төште. Аңа рәхмәттән башка сүзем юк - кызларыбыз бик акыллы, тәрбияле булып үстеләр. Үзе һәрчак белемгә омтылган Рушания аларга да гыйлем алырга, туктаусыз үз өстеңдә эшләргә кирәклекне сеңдереп үстергән. Олы кызыбыз Нурия Минзәлә педучилищесында укыганда читтән торып КХТИның дизайн бүлегенә керде, аны тәмамлаганда, өстәп, кичке укуда пединститутның чит телләр бүлегендә укый иде. Аны да бик яхшы тәмамлады, хәзер инде үзенең нәни улы белән бергә булыр өчен тәрбияче һөнәрен үзләштерә. "Кызым, бала белән өйдә утырганда вакытыңны бушка уздырма, укый тор, тәрбияче дә, чит телләр укытучысы да булып эшләрсең", - дип, бу киңәшне дә аңа Рушания бирде. Кече кызыбыз Румия дә мәктәптән соң КХТИның химия бүлегенә, анда өч ел укыгач, өстәп, хокук-икътисад буенча кичке укуга керде. Икесе дә кызыл диплом ияләре. Казанда төпләнделәр. Укырга да, тормышка чыгып, үз ояларын корырга да, һәрберсе икешәр онык белән безне куандырырга да өлгерделәр. Аларга карап, сөенеп, инде икебез генә калган өйдә бер-беребезгә кирәклегебезне тагын да ныграк аңлап, уртак мизгелләрне кадерләп яшибез бүген. Хәер, өйдә икебез генә калган вакытлар сирәк була - бездән кеше өзелми. Инде 82 яшен тутырган бабай (Рушаниянең әтисе), ике яклап туганнар, дус-ишләр - һәммәсе кадерле кунак. Рушания кунак чакырырга, сыйларга, рәхәтләнеп сөйләшеп-аралашып, бергә ял итәргә ярата. Сый-нигъмәттән табыннар һәрчак мул булыр, кайнар ашы пешкән, тәмле исләр чыгарып өстәл түрендә утырган бәлеше җитешкән булыр. Алай гына түгел, табын тәм-томнарының да кибеттән алганына исе китми аның, үзе пешеренергә, өстәлгә үз кул җылысын салган ризыклар куярга ярата. Әбигә (әнисенә) охшап, урман-болыннан җиләк җыеп, киптереп, кайнатмалар ясап, безне сыйлый. "Бала чакта әнигә ияреп барып, Әргәнештә көненә 12-15 литрлы 5әр чиләк бөрлегән җыя торган идек, әни күп итеп кайнатмалар ясый торган иде", - дип искә ала ул хәзер дә. Табыннарыбыз һәрчак шулай мул булып, табын тирәли балалар, туганнар, дуслар җыелып, бүгенге рәхәт көннәрнең кадерен белеп, күңел тынычлыгында, тигезлектә, саулык-сәламәтлек белән гомер итәргә язсын алдагы көннәрдә дә.
Синең туган көнең, юбилеең - минем өчен, балалар өчен дә зур бәйрәм, Рушания. Син минем якын киңәшчем дә, сердәшем дә, ышанычлы тормыш юлдашым да. Мин синең уңышларыңа сөенеп, кадер-хөрмәтем күрсәтергә тырышып, зурлап яшим.
Без сиңа таң җилләренең назлысын, кояш нурларының иркә җылысын, күтәренке кәеф, эшеңдә уңышлар телибез. Эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, ачык күңелле булып кал.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: