Актаныш

Рузил Ганиев: Диннең зыяны юк!

Көрәшче Рузил Ганиев әле күптән түгел генә хаҗ кылып кайтты. Изге сәфәрдән кайтуга ук янә көрәшергә чыкты. Актанышта туып, Чаллыда белем алган, бүгенге көндә Әлмәттә яшәүче егет күпләр өчен үрнәк була ала. Рузил Ганиевка хаҗга юлламаны да көрәш бүләк итте. Азнакайда шундый матур гадәт гамәлгә кертелде. Соңгы ике елда бу...

Көрәшче Рузил Ганиев әле күптән түгел генә хаҗ кылып кайтты. Изге сәфәрдән кайтуга ук янә көрәшергә чыкты. Актанышта туып, Чаллыда белем алган, бүгенге көндә Әлмәттә яшәүче егет күпләр өчен үрнәк була ала.
Рузил Ганиевка хаҗга юлламаны да көрәш бүләк итте. Азнакайда шундый матур гадәт гамәлгә кертелде. Соңгы ике елда бу якларның танылган көрәшчесе мәрхүм Әсләм Шакиров истәлегенә үтә торган көрәш бәйгесендә җиңүчеләрнең берсенә төп бүләк итеп хаҗга юллама тапшыралар. Соңгы турнирда мәрхүмнең уллары Руслан белән Рөстәм тарафыннан куелган изге бүләк Рузил Ганиевка эләкте.
- Җирәбә тартканда, үзем турында уйламадым да, эчемнән генә: "Юллама дустым Руслан Нургалиевка чыксын иде", - дип теләдем. Чөнки намазда булмагач, бераз икеләнү дә бар иде. Руслан инде күптән ихлас күңелдән дин юлыннан атлый. Әмма юллама миңа насыйп булды. Аллаһы Тәгалә миңа дөрес юлга чыгарга насыйп иткән, күрәсең. Ураза аенда намазга бастым, хаҗга барырга ниятләдем. Азнакайлар төркеме белән 11 кеше Уфадан Истанбулга, аннан Мәккәдән 70 чакрымдагы Җиддәгә килеп төштек. Шулай итеп, Мәккәдә хаҗ гамәлләрен үтәп кайттык. Аллаһы Тәгалә кабул кылсын инде.
- Хаҗда булган кеше үзгәрә диләр. Син ничегрәк?
- Дөресен әйткәндә, әле хәзер дә хаҗда нәрсәдер калган кебек. Күңел шунда тарта. Анда башка дөнья - рухи вәзгыять тә икенче, күңелгә дә рәхәт, кешеләр дә барысы да тигез. Азан була, шунда ук бар кеше намазга баса. Сиңа беркем дә аптырап карап тормый, әнә шул тигезлек җәлеп итте. Башка егетләргә дә хаҗга барып кайтырга насыйп булсын иде. Китәр алдыннан якыннарым, дусларым, танышларымның фикерләре төрлечә булды. Ак белән кара көрәше кебек булды бу. Берәүләр мондый мөмкинлектән файдаланырга киңәш бирде. Икенчеләр «син әле әзер түгел» дип белдерде. Әмма тәвәккәлләп, фарыз гамәлне кылдым. Хәзер инде аңлыйм: бу миңа Аллаһы Тәгаләнең бер бүләге булган. Һәм мин әлеге адымга баруыма һич кенә дә үкенмим. Әлбәттә, җаваплылык та артты. Башкаларга үрнәк булырга тырышам. Безгә карап яшьләр дә дингә килсен иде.
- Көрәшкә ничегрәк тәэсир итте? Гомумән, диннең спортка ярдәме бармы?
- Сабыр булырга тырыша башладым кебек. Көрәштә бу сыйфат аеруча кирәк. Яшермим, кайчак ачу килгән чаклар да була. Ә диннең аның бернәрсәгә дә зыяны юк. Бары яхшылыкка гына өнди. Шул исәптән, спортта да. Спортчыларга исә режимны бозмаска ярдәм итә. Дин ул сәламәтлеккә дә, чисталыкка да зур игътибар дигән сүз. Хаҗдан кайткач, көрәштә барысы да шул килеш калды. Күнегүләр вакытында намазга басабыз. Безнең командадагы алты егет намазда. Өчебез - Фәнил Минһаҗев, Айвар Билалов һәм мин хаҗга барып кайттык. Русланга да, Зөлфәт Вәлиевка да, Илнар Кәримовка да, башкаларга да изге сәфәр кылырга насыйп булсын иде. Зөлфәт, гомумән, көрәшчеләр арасыннан беренчеләрдән булып намазга басып, дингә килгән иде. Күбебез өчен нәкъ менә ул үрнәк тә, киңәшче дә булып торды.
- Шулай да физик формаң бик үк камил түгел бугай (Рузил Татарстан чемпионатында өченче урынны яулады)?
- Без Согуд Гарәбстанында 25 көн булдык. 22 көн Мәккәдә, соңгы көнне Мәдинә шәһәрендә яшәдек. Хаҗга баргач, урамда йөгереп, күнегүләр ясап йөреп булмый бит инде. Гыйбадәт кылырга, китаплар укырга тырыштык. Татарстан чемпионатына әзерләнү өчен ике атна вакыт калды. Үз үлчәү авырлыгымда чыгыш ясау өчен биш килоны куарга туры килде. Җиңел түгел, әлбәттә. Аның каравы соңгы елларда Татарстан чемпионатында беренче өчлеккә кергән юк иде. Иншалла, быел менә шуңа ирештем Гомумән, бу ярыш минем өчен иң авырлардан санала. Татарстан беренчелеген ике мәртәбә 2003, 2004 елларда 55 килода чыгыш ясаганда оттым. Шуннан бирле юк. Ул авырлык үлчәве бетерелеп, 60 килога күчкәч, Муса Җәлил турнирын да, Авыл хуҗалыгы бәйгесен дә берничә тапкыр откан бар, ә монысын - юк. Гомумән, Татарстан чемпионатын - 2, Россияне - 2, Муса Җәлил турнирын - 2 һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына үткән бәйгеләрне өч тапкыр оттым.
Җиңсәң, тагын көрәшәсе килә...
- Рузил, ачуланма, әмма үзеңне күптән белгәнгә, көрәшеңне күптән күргәнгә мин инде сине ветеран көрәшче дип атар идем...
- Киләсе елның мартында миңа 30 яшь тула инде. Ә җиңел авырлык үлчәве өчен бу инде - чыннан да ветеран дигән сүз. Дөресен әйткәндә, алмашка егетләр дә бик юк әле, кемдер көрәшә башлый, ләкин авыррак үлчәүгә кереп китә. Команданы да калдырасы килми. Быел карьерамны тәмамларга дип тә уйлыйм инде. Тик җиңелеп тә китәсе килми. Инде җиңсәң, тагын көрәшәсе килә башлый. Шулай да Татарстан беренчелеген отып, Россиядә тагын бер бил алышып, җиңәсем килә әле.
- Актаныш егете булсаң да, бүгенгең һәм киләчәгең Әлмәт белән бәйләнгән бугай?
- Шулай дип торабыз инде. Торыр урыныбыз, эшләр эшебез бар (Рузил "Әлмәтнефть" оешмасының сәламәтләндерү үзәгендә тренер булып эшли - Р.С.). Балалар, яшьләр белән көрәш түгәрәкләре алып барам. Шәкертләрем дә уңышларга ирешә башлады. Аллага шөкер, тормышта барысы да тәртиптә. Өч кыз атасы мин. Зурсы икенче сыйныфта, иң кечкенәсенә өч яшь тула. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, тагын балаларыбыз булырга мөмкин әле. Бала бит ул - бәрәкәт, олы куаныч.
- Шәкертләр дигәннән, шәһәрдә яшьләрне көрәшкә тарту проблемалы булып тоела миңа...
- Шәһәрдә теләсә кайсы спорт төре белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр җитәрлек, шунлыктан чыннан да көрәшкә тарту кыенрак. Балалар күбрәк футболга, хоккейга тартыла, ягъни уен төрләренә. Көрәшкә тартуның бер юлы - ярышларны күбрәк уздыру. Мисалга Чаллыны китерә алам. Билгеле булганча, анда берничә ел рәттән Муса Җәлил истәлегенә турнир узды. Ата-аналар балалары белән көрәш карарга килде. Ул балалар үзләре дә көрәшкә тартылды һәм, шәһәр булуына карамастан, Чаллы яшьләре дә үз егетләренә таянып, уңышларга ирешә башлады. Милли төрне популярлаштыруның башка юллары да бар, әлбәттә. Мәсәлән, көрәшчеләргә, көрәшкә җитәкчелек тарафыннан игътибар. Егетләр отып кайталар икән, аларны кабул итсәләр, бүләкләр тапшырсалар, яшьләргә тәэсир итми калмас, дип уйлыйм.
- Шактый көрәшәсең дидек. Үз карьераңда төп көндәшләрең дип кемнәрне атый аласың?
- 55 килограммга кадәр көрәшкән чордан ук андый көндәшләр шактый булды. Әйтик, Фәһим Ибәтуллин, Рөстәм Хашимов... Без көрәшә башлаганда, көрәштән китеп баручы Миннерахман абый Ваккасов безгә үрнәк булды. Үрнәк дигәннән, мин үзем өчен беренче үрнәк дип Актанышка тренер булып кайткан Илфир абый Әнвәровны санар идем. Соңрак Айнур Әнвәров, хәзер менә Динар Фәттахов, Нәфис Миңнебаев белән һәрчак кискен көрәш бара. 60та көрәшкәндә Руслан Нургалиев белән дә шактый тартыша идек. Көндәшләр күп, хәзер инде әнә егермесен тутырмаганнар да күп сорап тормый, алып бәрергә мөмкин.
Рузил бу юлы да Татарстан чемпионатын җиңә алмады. Чыннан да, үзеннән 6 яшькә кечерәк Теләче вәкиле Фирзәр Гыйниятуллинга оттырды. Җиңеп китәсе иде дигән теләге исә Рузилнең әле тагын көрәшәсенә өмет тудыра. Хәер, җиңүләре инде аның болай да шактый җыелган икән. Ни генә булса да, Рузил хаҗиның балалары өчен дә, дуслары һәм шәкертләре өчен дә үрнәк булып яшәячәгенә шик юк...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: