Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

САБАН ТУЕ-2022: Бүген Актанышта сөлге җыю бәйрәме

Сабан туе батырына дип элек-электән кызлар сөлге чиккән, ә әбиләр чабышта иң ахырдан килгән атка атап бүләк тапшырган. Районыбыз авылларында Сабантуй бүләген җыю ял көннәрендә узды. Бүген Актаныш авыл башкарма комитетында эшләүчеләр әлеге йоланы саклап бүләк җыю оештырды.

     

     Авылдашларыбыз Сабан туе җиңүчеләрен котлап күлмәклек тукыма, сөлге, тастымал, баш яулыгы, алъяпкыч кына түгел, чәй сервизларына кадәр тапшырды.

          Вахитов урамында яшәүче Фәридә апа Мутина бу көнне ел саен көтеп ала. Атларның муенына бәйләнгән кыңгырау чыңы ишетелүгә урамга бүләген тотып килеп тә чыкты.

Изге теләкләрен тели-тели алдан ук хәстәрләнгән бүләген тапшырды:


-    Такталачыкта туып-үстем мин. Үз-үземне хәтерли башлаганнан бирле Сабан туена бүләк җыюда катнаштым, иптәшләрем белән тарантаста гармуннар уйнап җырлап баручыларга соклана идек, Сабантуй сөлгеләре бәйләнгән колгалы ат тарантасы артыннан авыл буйлап йөгерә идек. Бик күңелле булып истә калган бу мизгелләр. Илләр имин, дөньялар тыныч булсын, Сабан туе бәйрәме күңелле узсын,- дип озатты ул бүләк җыючыларны. 


              Авылдашларыбызның кайсы белән генә аралашмыйк, һәммәсе дә илебездә, җиребездә тынычлык булуын тели. Әйе, Сабан туе халкыбыз күңелендә шомлы вакыйга- Бөек Ватан сугышы башланган көн белән дә истә калган шул.

                   Дөньялар матур һәм имин булганда гына Сабантуйлар күңелле үтә. Берүк алга таба да шулай булсын. Бүгенге матур, җитеш, сыйлы, мул табынлы көнебезнең кадерен белеп, бер-беребезне хөрмәтләп, кадерләп яшәргә язсын!

Сабан туе тынычлык бәйрәме ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев