Актаныш

Сабантуй батырлары мәйданны кыздырды (ФОТОЛАРДА - КӨРӘШ ҺӘМ БҮЛӘКЛӘҮ МИЗГЕЛЛӘРЕ)

Актанышта Сабантуй көнне колга башыннан әтәчне алып төштеләр, ә кояш калды, әй кыздырып та күрсәтте инде үзе. Чын Сабан туе менә шундый була да инде ул, баш очында кояш, мәйданны исә көрәшчеләр кыздыра. Сүз дә юк, тамаша кылыйм, күңел ачыйм дигән кешегә концерт та гөрләде, шулай да халыкны чын-чынлап әсир...

Актанышта Сабантуй көнне колга башыннан әтәчне алып төштеләр, ә кояш калды, әй кыздырып та күрсәтте инде үзе. Чын Сабан туе менә шундый була да инде ул, баш очында кояш, мәйданны исә көрәшчеләр кыздыра. Сүз дә юк, тамаша кылыйм, күңел ачыйм дигән кешегә концерт та гөрләде, шулай да халыкны чын-чынлап әсир иткән, Сабантуйның күрке ул - көрәш.
Балалар ачып җибәреп, зурлар тәмамлый торган бу бәйге иң озак барганы да. Сабантуй батыры исемен алу өчен биредә төрле авырлык категроиясендә шактый алып көч сынашты, алар арасында исемнәре билгеле булган узган еллар батырлары да, ветеран көрәшчеләр дә бар иде.
Быел, көндәшләренә җиңүгә шанс калдырмыйча, Минзәлә районы Яңа Тәкермән авылы егете Ришат Гайнетдинов 2017 ел Сабантуеның абсолют батыр булды. Мәктәп укучылары арасында быел Актаныш спорт мәктәбеннән Фарис Хуҗин батыр калды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: