Актаныш

Сабантуй якынлаша

ТР Президентының быел татар халкының милли бәйрәме - Сабан туен уздыру турындагы Указы дөнья күрде. Документ 2012 елда Сабан туе бәйрәмнәрен оешкан төстә уздыру максатыннан имзаланган, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. Аннан аңлашылганча, халык теләкләрен, җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, авылларда, район үзәкләрендә, шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә...

ТР Президентының быел татар халкының милли бәйрәме - Сабан туен уздыру турындагы Указы дөнья күрде. Документ 2012 елда Сабан туе бәйрәмнәрен оешкан төстә уздыру максатыннан имзаланган, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Аннан аңлашылганча, халык теләкләрен, җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, авылларда, район үзәкләрендә, шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә Сабантуйлары 10-12 июнь көннәрендә узачак.
Чаллыда милли бәйрәмебез 16 июньдә, Татарстан башкаласы Казанда - 23 июньдә үткәреләчәк.
Указда җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый оешмаларга, предприятие-оешмаларга чараларны оештыру һәм үткәрүдә булышлык күрсәтергә, актив катнашырга тәкъдим ителә.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: