Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сабантуйда бүләкләнделәр

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән "Башак" хуҗалыгының баш хисапчысы Малихова Инсия Мирзаян кызына "Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы", "Коммунсервис-Актаныш" ҖЧҖ директоры Кустова Римма Зыя кызына "Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. "Чишмә" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Әхмәтов Ринат Сәнәф улы Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты...

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән "Башак" хуҗалыгының баш хисапчысы Малихова Инсия Мирзаян кызына "Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы", "Коммунсервис-Актаныш" ҖЧҖ директоры Кустова Римма Зыя кызына "Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
"Чишмә" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Әхмәтов Ринат Сәнәф улы Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән, "Чишмә" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Сәхәбетдинов Рафик Вагыйз улы, "4 нче санлы механикалаштырылган колонна" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыят җитәкчесе Шәяхмәтов Асыл Әсгать улы, "Актаныш автотранспорт хуҗалыгы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш инженеры Рәхмәтуллин Әлхәт Мөхәммәт улы, "Түбән Кама сусаклаугыч эксплуатацияләү идарәсе" машинисты Ваһапов Фаис Вагыйз улы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
"Тамыр" ҖЧҖ җитәкчесе Мирзаянов Ильяс Мирзаһит улы һәм "Нур" ҖЧҖ җитәкчесе Харисов Рәшит Әсрар улы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев