Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сабантуйлар гөрләп узды

Күпләр көтеп алган Сабантуй бәйрәме һәрьелдагыча гөрләп узды. Элек-электән милләтебезнең йөзек кашы саналган бәйрәм еллар, чорлар дәвамында күп үзгәрешләр кичерсә дә, шөкер, җирлегебездә ул тарихи асылына нигезләнеп үткәрелә. Чөнки иң әүвәл игенчеләребезгә, мул уңыш вәгъдә иткән иген кырларыбызга дан җырлау ул. Башка бәйрәмнәрдән үзгә буларак шатлыклы очрашу мизгелләренә, рәхәтләнеп күңел...

Күпләр көтеп алган Сабантуй бәйрәме һәрьелдагыча гөрләп узды. Элек-электән милләтебезнең йөзек кашы саналган бәйрәм еллар, чорлар дәвамында күп үзгәрешләр кичерсә дә, шөкер, җирлегебездә ул тарихи асылына нигезләнеп үткәрелә. Чөнки иң әүвәл игенчеләребезгә, мул уңыш вәгъдә иткән иген кырларыбызга дан җырлау ул.
Башка бәйрәмнәрдән үзгә буларак шатлыклы очрашу мизгелләренә, рәхәтләнеп күңел ачуга, җыр-биюгә, төрле бәйгеләрдә көч сынашуга да бай бәйрәмнәрнең берсе ул.
Быел район үзәгендә узган Сабантуеның үзенчәлекләре шактый иде. Беренчедән, мәйданга илткән үзәк юл рәхәтләнеп сулыш алды. Хәтерләсәгез, башка елларны мәйданга кадәр "ут", "су", алыпсатарлар аша, кызган ит төтененә чумып, баллы мамыкка уралып узарга мәҗбүр була идек. Быел иркен сулыш алып бәйрәм тамашасына ашыккан халыкны кул эшләнмәләре күргәзмәсе белән һөнәрчеләр каршы алды.
Мәйдан, һәрвакыттагыча шыгрым тулы. Чөнки район Сабантуе тамашасы күңеллелеге һәм төсмерләргә байлыгы белән мәркәзебезнекеннән ким түгел. Моны, бәйрәмгә кунак булып кайткан якташыбыз- ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы Энгель Фәттахов та үз чыгышында ассызыклады. Бәйрәмдә шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Марсель Галимәрдәнов һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин да катнашты.
Район хакимият башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев райондашларны, бәйрәмгә кайткан кунакларны ихлас күңелдән тәбрикләп, Сабантуеның сәбәпчеләре булган алдынгы игенчеләребезне, терлекчелектә тырыш хезмәт куйган савымчыларны хөрмәтләп, бүләкләп узды.
Алга таба бәйрәмгә җыйналган халык милли уен-бәйгеләрдә көч сынап күңел ачты. Берәүләр чүлмәк ватып, көянтә белән су тотып йөгерешкәндә, икенчеләр бәйрәмнең төп бәйгесе- ат чабышына ашыкты. Аны тантаналы рәвештә Чаллыдан, атчылык-спорт мәктәбеннән килгән җайдаклар ачып җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев