Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сабантуйларының кайчан булачагы билгеле

Сабантуй быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ регион башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

                Шуның белән бергә, Татарстан авылларында, район үзәкләрендә бәйрәм 11-13 июньдә, ә Яр Чаллыда 18 июньдә узачак.

               Татарстан Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән берлектә бәйрәм чараларын күрсәтелгән даталарда үткәрүне тәэмин итү йөкләнде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый берләшмәләргә һәм оешмаларга бу эштә актив катнашырга тәкъдим итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев