Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сабырлык, сәламәтлек кирәк кешегә

Үзбәкстанда туып-үссә дә, Фирүзә Әхмәтгалиева үзен Актаныш кызы, дип саный. Ярата ул Актанышны. Монда белем алган, монда яшьлек мәхәббәтен очраткан, гаилә бәхетен тапкан. Район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Кешеләргә яхшы мөгамәләсе, сайлаган һөнәренә тугрылыгы тумыштан бирелгән сәләттер, күрәсең. Шигырьләр яза. "Үзем өчен генә язам", - ди. Иҗат җимешләре...

Үзбәкстанда туып-үссә дә, Фирүзә Әхмәтгалиева үзен Актаныш кызы, дип саный. Ярата ул Актанышны. Монда белем алган, монда яшьлек мәхәббәтен очраткан, гаилә бәхетен тапкан. Район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Кешеләргә яхшы мөгамәләсе, сайлаган һөнәренә тугрылыгы тумыштан бирелгән сәләттер, күрәсең. Шигырьләр яза. "Үзем өчен генә язам", - ди. Иҗат җимешләре - аның күңел халәте, яшәүгә көч бирүче илһам чишмәләре.
- Фирүзә, Үзбәкстан якларында туып-үскәнсез, Актанышка ничек килеп чыктыгыз?
- Актаныш безнең гаилә өчен бик үк чит-ят төбәк булмады. Чөнки әнием Югары Гәрәй авылыннан. Яшь чагында Үзбәкстанга барып чыккан. Шунда әти белән танышып киткәннәр, гаилә корганнар. Әтием Үзбәкстанда туып-үскән. Сырдарья өлкәсе Бахт шәһәрендә яшәдек. Әти ягыннан нәсел җебе татар, таҗик, үзбәк, башкорт каннарын бергә берләштергән.
- Актаныш сезне ничек кабул итте?
- Бик салкын. Туп-туры мәгънәсендә әйтелгән сүз бу. Җылы Үзбәкстаннан соң мондагы кыш үзенең суыклары белән каршы алды. Мин әле бик бәләкәй идем. 1978 ел ахыры, 1979 ел башы. Әти-әни белән Актаныш якларына күченеп кайтканда 3,5 яшьтә булганмын. Ул кыш бик салкын килгән, һава температурасы минус 50 градуска кадәр төшкән. Минем хәтеремдә ул кадәресе үк сакланмаган. Шулай да бик җылы киенеп аскы Актаныштагы балалар бакчасына йөргәнемне, мәктәптә укыган елларымны яхшы хәтерлим.
- Мәктәп еллары кайсы ягы белән истә калды?
- Үзбәкстанда балалар бакчасына телем ачылган вакытта йөри башлаганмын. Анда русча сөйләшкәнгәдер - русчаны яхшы белә идем, бу миңа укыганда бик нык ярдәм итте. Сөйләм телемне үстерү өчен түгәрәкләргә йөрдем, чараларда актив катнаша идек. Шуңа күрәдер инде - яки театр артисткасы, яки журналист һөнәрен сайлау хыялым зур иде. Ләкин язмыш мине башка юлдан алып китте. Минзәлә медицина училищесына укырга кердем.
- Медицина юлын сайлаганга үкенгән чаклар буламы?
- Юк, бөтенләй дә үкенмим. Чөнки хезмәтемне чын күңелдән яратып башкарам. Район үзәк хастаханәсендә эшли башлавыма - 22 ел. Медицина буенча югары белем алу турында да хыялланган идем. Бергә училище тәмамлаган дус кызларым укуларын дәвам итте, ә минем ул хыял гына булып калды. Аллага шөкер, шәфкать туташы булып та кешеләрне дәваларга, җылы караш, тәмле сүз белән хәлләрен җиңеләйтергә мөмкин.
- Фирүзә, шигырь язу кайчан башланды?
- Иҗат белән балачактан шөгыльләнәм. Ул чакта язганнарым инде кайсы кайда югалып бетте. 1995 елда язган шигырьләремне аерым дәфтәргә туплый башладым. Кечкенә хикәяләр дә иҗат итәм. Башта мәхәббәт темасына язылды. Бу һәрбер иҗат кешесенең дә башлангыч чордагы уртак темасыдыр, мөгаен. Соңгы вакытта әниләргә, туган якка, ана теленә, балаларга, илдә-дөньяда барган вакыйгаларга кагылышлы шигырьләр иҗат ителә. Татарча да, русча да язам. Русча уйлап, татарча иҗат иткәнгә микән - алары бераз калыша сыман. Әмма язудан туктамыйм. Татар кешесе үз ана телен яхшы белергә, иҗаты белән дә үз милләтенә хезмәт итәргә тиеш.
- Гаиләгездә каләм тибрәтүегезне аңлыйлармы?
- 1996 елның 26 сентябрендә өйләнештек без. Тормыш иптәшем Камил Әхмәтгалиев белән бик тату яшибез, 3 бала үстерәбез. Аллага шөкер, гаиләмдә, өемдә үземне бик бәхетле хис итәм. Камил баштагы елларда полициянең участок инспекторы булды, хәзер кизү бүлегендә хезмәт куя. Чечняда булып кайтты. Өйдәге мәшәкатьләрне дә хәл итә. Кыскасы, ике эшне дә бик төгәл алып бара. Сабыр булырга туры килә инде аңа да, миңа да. Камил минем иҗатка тартылуымны хуплый. Яхшы язгансың, дип, гел үсендереп тора.
- Балаларыгызның нинди һөнәр сайлауларын телисез?
- Камилә Казан дәүләт мәдәният институтының 3 нче курсында дизайн буенча белем ала. Анил быел тугызынчы сыйныфны тәмамлап, Казан халык сәнгать кәсепләре көллиятенә укырга керде. Самир "Тылсым" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөри. Әле кечкенәсенең сәләтләре ачылып бетмәде. Ә менә кызым белән уртанчы улым, әтиләренә охшап, рәсем ясауга, кул эшләренә, декоратив сәнгатькә тартылалар. Киләчәктә кем генә булсалар да, иң элек чын кеше булып калсыннар, дим. Аннары, балаларымның барысының да югары белем алуларын телим. Чөнки әтиләре дә, үзем дә кайбер сәбәпләр аркасында укуыбызны дәвам итә алмадык.
- Фирүзә, бу сорауны биреп, күңел һәм тән яраларын кузгатырга теләмәсәк тә, кызыксынучанлыкны җиңеп булмый. Тормыш катлаулы ул, авырып киткәнсез, шушы авыруны җиңәргә көчне каян аласыз?
- 5 ел элек булды бу хәл. Шушы яңа йортыбызга тизрәк күчәргә дип ашкынып йөргән чак иде. Кинәт аякларым йөрмәс булды. Озак кына хастаханәләрдә дәваланырга, берничә тапкыр операцияләр кичерергә туры килде. Аллага шөкер, аякка бастырдылар. Әниемә, тормыш иптәшемә, туганнарыма, балаларыма,
табибларга, хезмәттәшләремә рәхмәтем зур. Хәзер инде һәр көнем, телефоннан хәбәрләшеп, әнием белән бер-беребезнең хәлен белешүдән башлана. Камилнең кешелеклелек сыйфатларын авыр чагында ныграк тойдым. Һәрвакыт янымда булды, беренче медицина ярдәмен күрсәтүчегә әверелде, кулында табиб дигән дипломы гына юк. Балаларымның яратулары да көч биреп торды. Авыр минутларда яныңда якыннарың булуы иң зур бәхет икән ул.
- Сәламәтлекнең кадерен аны югалткач кына аңлыйсың, дияргә яратабыз. Хастаханәдә дәваланучы авыруларга карашыгыз үзгәрдеме?
- Мин элегрәк тә авыру кешенең хәлен яхшы аңлый идем, аларга хәлемнән килгәнчә якты йөз белән ярдәм итәргә тырыштым. Әлегә эшкә чыкмадым әле, ләкин бар кешегә дә сәламәтлек теләү телемнән дә төшми, күңелемнән дә китми.
- Өегез матур, зәвыклы итеп төзелгән, бүлмәләрдә бизәкле кул эшләнмәләре күп.
- Шөкер, Камилемә рәхмәт, бөтенесенә дә ул йөгерде. Өйләнешкәннән соң, безгә әллә ничә мәртәбә тору урынын үзгәртергә туры килде. Аскы Актанышта зур булмаган йорт сатып алып, шунда да яшәдек. Бизәкле кул эшләнмәләре - әтиләренең һәм балаларымның фантазия җимешләре.
- Мондый күңелле җиргә туганнар да еш җыеладыр?
- Туганнар белән аралашырга, бәйрәмнәрне бергәләп уздырырга яратабыз, бездән кеше өзелми. Коръән ашлары үткәргәндә туганлык җепләре тагын да ныгый. Камил - гаиләләрендә иң олы бала, алар 4 ир бала үскәннәр. Ә без, киресенчә, 3 кыз үстек. Мин дә - гаиләбездә олы бала. Шушы уртаклык, шушы аермалык бер-береңә тагын да ныграк якынайта гына.
- Фирүзә, бүген иң зур теләгегез нинди?
- Үземә, якыннарыма гына түгел, җирдәге бар кешегә дә сәламәтлек телим. Саулык һәркемгә кирәк. Сәламәтлек булмаса, эшли алмас идек. Эшләмәсәк, өстәлләребездә ризык булмас иде. Шуңа күрә Аллаһ Тәгаләдән һәрбер кешегә сәламәтлек, сабырлык сорыйм. Беркайчан да күңел төшенкелегенә бирелергә ярамаганлыкны һәркемгә аңлатасым килә.
Фирүзә Әхмәтгалиева.
Сөйләшик туган телдә
Туган телсез бүгенгесе көндә
Яши алмас һичбер татар.
Кечкенәдән кереп җанга кадәр
Туган телгә сеңгән мәгәр.
Ана сөте белән кереп тәнгә,
Үтәли тишеп йөрәккә,
Бүгенгесе көндә чәчәк атар
Шытып алса ил күгендә.
Тел бетмәсә, татар яшәр мәңге,
Киң таралыр бар галәмдә.
Тел үсәр, күктә ашып китәр,
Сөйләшсәк без туган телдә.
Кем гаепле?
Кар да инде күптән яумады,
Капламады җирнең шәрәсен.
Оятыннан шайтан таяклары
Башын игән, каплап бәдәнен.
Тик бу гына саклый алмастыр
Калтырап яткан җир-ананы.
Шул газаптан кемнәр аралар,
Кем җылытыр назлап таңнарны?
Әллә бу хис - табигать ялгышы,
Яумаган карлар сәбәпчеме?
Кем гаепледер, син, кешеме,
Юл сал тизрәк, сакла җиреңне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев