Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сабыйларыбызны саклыйк

9 яшьлек сабыйның үз-үзенә кул салырга теләвен ишетеп, гел югалып калдым, йөрәгем "жу" итеп китте... Бер укытучы хәлемне белешергә килде дә, шушы хәбәрне сөйләде, гел телсез калдым. Гәзитләрдә дә язалар, радио-телевидение дә хәбәр итеп кенә тора. 12-13 яшьлек бала асылынган яки дөньядан китүнең башка юлын тапкан... 9 яшьлек сабый шушы...

9 яшьлек сабыйның үз-үзенә кул салырга теләвен ишетеп, гел югалып калдым, йөрәгем "жу" итеп китте...
Бер укытучы хәлемне белешергә килде дә, шушы хәбәрне сөйләде, гел телсез калдым.
Гәзитләрдә дә язалар, радио-телевидение дә хәбәр итеп кенә тора. 12-13 яшьлек бала асылынган яки дөньядан китүнең башка юлын тапкан... 9 яшьлек сабый шушы матур дөньядан китәргә җыена, моны һич тә башка сыйдырып булмый, әлбәттә. Гәҗитләрдә язылган 12, 13, 16 яшьлек балаларга укытучы психологик басым ясаган, "икеле" куйган дип язылган булса, 9 яшьлек бу сабыйны әлеге уйга үги әтисе этәрә. Ата балага гел кычкырып кына тора, каеш белән дә каезлый. Ә бит бала тәртипсезләр рәтенә керми, дәресләрдә дә, тәнәфесләрдә дә үзен бик тыныч тота, начар укый дип тә булмый аны. Сабыйның шушы хәленә ана кешенең битараф булуы да борчый.
Саклыйк балаларыбызны, җәмәгать, әле мәктәп бусагасын моннан 2 ел элек кенә атлап кергән сабыйны югалтсак, үзебезне дә яхшы киләчәк көтмәс бит. Үрнәк булыйк балаларыбызга, бигрәк тә әти кешеләр улларына, әниләр кызларына үрнәк, өлге булсын иде! Үзебезне дә, сабыйларыбызны да югалтмыйк!
Балаларыбызга дөрес тәрбия бирик, зинһар өчен, аларга карата кычкыру-бакыру, аларны сугу ысулларын кулланмыйк әле! Сабыйларыбызның рухын төшермичә, матур итеп тормыш юлына бастырыйк, җәмгыятебезгә файдалы кешеләр булсыннар алар! Үкенерлек булмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев