Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сабыйларга зур бүләк

Бүген Актаныш районы үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегенең махсус залында өч гаиләгә юбилей бүләге - быел туган сабыйларга сигез мең сумлык бүләк тапшырылды.

Әгъбәс авылында яшәүче Илнура һәм Динәес Рәшитовларның яңа елда ике кыздан соң көтеп алган улары туган иде. Әлеге бүләккә алар да  лаек булды. Гаилә Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән барлыкка килгән проектка бик сөенде.

ТАССРның 100 еллык бәйрәмен каршылап республикада нигез салынган әлеге проект Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау  министрлыгы белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла. Бүләкне үзәк хастаханә кайтара, гаиләләргә тантаналы шартларда тапшыруны оештыра.

Бүләк кабы эчендәге, сигез мең сумлык, бәби кирәк-яраклары күп балалыларга да, яшь аналарга да олы ярдәм. Кышкы комбинезон, юрган, бишек, памперс, гигиена әсбаплары, кер юу порошогы салынган бүләк тартмасы беренче сабыен кулына алган Актанышбаш авылыннан Айсылу Сәлимгәрәевага һәм  өченче баласын тапкан Актаныштан Алсу Фәрухшинага да бик ошады. Әлеге программа Яклау министрлыгы белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев