Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сагышлы да, шатлыклы да бәйрәм

Быелгы Бөек Җиңү көне күпләр күңелендә икеләтә бәйрәм хисләре белән нык уелып калды. Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол калган хатыннарының торак хәлләрен яхшырту максатыннан эшләп килүче федераль программа нигезендә, районыбызда барысы 400 ветеран исемлеккә кертелгән, аларның 336сы яңа тораклы-йортлы булды инде. 57 нче бистәдә ветераннар урамына нигез салынган иде,...

Быелгы Бөек Җиңү көне күпләр күңелендә икеләтә бәйрәм хисләре белән нык уелып калды.
Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол калган хатыннарының торак хәлләрен яхшырту максатыннан эшләп килүче федераль программа нигезендә, районыбызда барысы 400 ветеран исемлеккә кертелгән, аларның 336сы яңа тораклы-йортлы булды инде. 57 нче бистәдә ветераннар урамына нигез салынган иде, быел биредә тагын 11 йорт сафка бастырылды. Җиңү көне иртәсендә район башлыгы Э.Н.Фәттахов ветераннарга тантаналы рәвештә аларның ачкычларын тапшырды. Әлеге чарада ТР Премьер-министры урынбасары- энергетика министры Илшат Фәрдиев һәм ТР Мәдәният министрлыгының аппарат җитәкчесе Кадрия Идрисова да катнаштылар.


- Саулык-сәламәтлек, иминлек барыгызга да. Бүген бездә икеләтә бәйрәм. Хөкүмәт җитәкчелеге соңрак булса да, сугыш ветераннарына, тол хатыннарына зур ярдәмен күрсәтә. Бу яңа урамда гына ветераннар өчен 25 йорт төзеп тапшырылды. Актанышта ветераннарга дип тәгаенләнгән 30 фатирлы бер йорт салабыз. Аларның һәммәсен дә үзебезнең төзелеш оешмалары җиткезә. Сыйфат ягыннан да тел-теш тидерерлек түгел, ветераннарыбыз да сөенеп туймыйлар, - диде Энгель Нәвап улы төзүчеләргә рәхмәт әйтеп һәм ветераннарыбызны Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп.
Бәйрәм алды көннәрендә Куян авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветеранына да яңа йортның ачкычлары тапшырылган иде.
Бәйрәм парады, гадәттәгечә, "Яшьлек" милли-мәдәни үзәге яны мәйданда - Җиңү паркы янында узды. Тантанада катнашучы, сафлары елдан-ел сирәгәеп барган ветераннарыбызны, тыл ветераннарын, барлык район халкын Илшат Шәех улы Фәрдиев тә тәбрикләде. Руслан хәзрәт ил азатлыгы өчен көрәштә ятып калганнар, тыныч тормышта бакыйлыкка күчкән райондашларыбыз рухына багышлап дога кылды. Сугышта һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Олысы да, кечесе дә түземсезлек белән көтеп алган хәрби парадта полиция, янгын сакчылыгы хезмәткәрләре, мәктәп, гуманитар гимназия, һөнәр лицее һәм кадет мәктәбе укучылары катнашты.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев