Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

САГЫНЫП ИСКӘ АЛАЛАР

Өлкәнрәк буынның “Самолетка утырып тегендә, монда оча идек” дип сөйләвен ниндидер үзгә бер көнләшү белән тыңлыйм мин. Булган бит шәп чаклар. Актанышның кайчандыр гөрләп торган аэропортын хәтерләрдә яңартканда һәрберсе диярлек, биредә 30 елга якын хезмәт куйган Лемар абый Могътазировны да телгә алмый калмый. Арабыздан китсә дә, аның турында җылы хатирәләр әле һаман саклана.

Лемар абыйны кечкенәдән белә идем мин. Без үскән чорда – киләчәктә космонавт, һичьюгы очучы булырга хыялланмаган малайлар сирәк булгандыр. Шәхсән үзем, Лемар абыйның очучылар гына кия торган мундирына нык кызыга идем. Районда шундый берәү генә булгангамы, үзенә нык кына игътибарны һәм ихтирамны җәлеп итә иде ул. Ә аңа бәйле хатирәләр телдән-телгә йөреп, риваятьләргә әверелеп бара. Шуларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.


– Эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән кешеләр элегрәк тә бар иде. Акчалы, абруйлы, – дип искә ала Лемар абыйның бертуган апасы, минем беренче укытучым Роза Әсләх кызы. – Менә шундыйларның берсе әнисен, Ижауга озатырга дип, аэропортка алып килә. Лемар белән сөйләшеп, килешеп, әбине чемоданнары белән самолетка утырталар. Инде очып кына киттеләр дигәндә, аэропортка зур гына дәрәҗәле бер кеше килеп төшә. Дәүләт эшләре буенча тиз арада шәһәргә очу нияте икән. Ә башка урын юк. Нишләргә? Лемар: “Апа, әйдә чык әле, чемоданнарыңны үлчәп карыйк. Бигрәк авыр бугай, күтәрелә алмыйбыз бит”, – дип әбине очкычтан төшерә. Үлчиләр. Бар да тәртиптә. Әмма теге кешегә урын кирәк. “Чемоданнарың авыр бит, апа. Бүген үзең генә очсаң инде. Чемоданнарыңны иртәгә җибәрермен. Яки киресенчә, бүген чемоданнарың оча, иртәгә – үзең. Нишлибез?” – дип, әбине аптырашта калдыра. Җайлый торгач, чемоданнарын ташлап китәргә батырчылык итмәгән әби ул көнне аэропортта калып, Лемар аны диспетчер бүлмәсенә урнаштырып, чәйләр белән сыйлап шунда куна. Икенче көнне биштәрләре дә, үзе дә исән-имин Ижауга оча. 

– Без – пединститут студентлары Яңа елны Казанда каршы алырга сүз куешкан идек, – дип искә ала Нурулла Нурлыев. – 1971 елның 31 декабре. Күз ачмаслык буран, көчле җил. Лемар Әсләх улы ышандыра инде: “Иптәшләр, самолет була, борчылмагыз...” Төштән соң аэропортка 3 самолет килде. Утырып киттек. Казанда төшсәк, баксаң, ул көнне Актаныштан кала, башка бер җирдән дә самолет очмаган икән. Лемар Әсләх улы ничек тырышкандыр, бәлки бераз ялганларга да туры килгәндер, әмма бәйрәм алдыннан, райондашларының мәнфәгатьләрен кайгыртып, үз өстенә шундый зур җавапчылык алуы аңа карата хөрмәт хисе генә уятты.

Көннәрдән-беркөнне Баязит Шәймәрдан улы Лемар Әсләх улын чакыртып: 
– Нигә бездә ЯК-40 самолеты очмый! Кайчан башлыйсыз?–  дип тетә икән. 
– Бәй соң, безнең АПА юк бит, – ди икән Лемар. 
– Нәрсә соң ул АПА?
– Аэродромный передвижной агрегат. Комиссия килсә, иң беренче шуны сораячак.
– Бәй, ярар инде, Лемар. Передвижной дип әйтәсең бит, “тегендә китте, монда китте” дип әйтерсең. Чакыр комиссияне! – ди икән Баязит Шәймәрдан улы. Күпмедер вакыттан соң комиссия килгән. Каршы алганнар. Иң беренче сорау: “А где АПА?” Бер механик абзый бу сорауны ишетеп, боларга нәрсәдер булган, җыештыручы апа кирәктер дип уйлап, ул чорда шунда хезмәт куйган Сәмгә апаны чиләк-чүпрәкләре белән комиссия каршына китереп бастырган да, “Вот апа!” дип әйтә икән. Комиссия әгъзалары бу вакыт нәрсәләр кичергәндер, анысы билгесез, әмма шушы хәлләрдән соң Як-40лар Актаныштан оча башлады. 


Лемар Могътазиров
1942 елда Актанышта Әслах белән Әминә гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килгән ул. Кызганыч, әтисе Әсләх абый үз сабыен кулларына күтәреп чөю түгел, дөньяга аваз салганын да  күрә алмый, каты авырып кинәт кенә вафат була. Карынында 5 айлык Лемарны йөрткән хатыны Әминәне, 6 баласын ярым ятим калдырып бакыйлыкка күчә ул. 
Актанышта урта мәктәпне тәмамлагач Чистайда елга училищесында белем ала. Кама, Идел елгаларын байтак иңли ул. Армия сафларына киткәндә, инде капитанның өченче ярдәмчесе вазифаларын үтәгән була. Тик хәрби диңгез флотына гына эләгә алмый, төрле сайлаулар узып, Германиягә махсус дивизионга озаталар аны. Нинди дивизион  соң ул, дип сорагач, еллар үткән булса да хәрби серләрне сатмавы хакында кистереп әйткән иде ул. 7 сыйныфта укыганда ук гер күтәрү буенча Актаныш районында аңа тиңнәр булмаган. Бу шөгылен армиядә дә онытмый. 1 потлы герне чәнчә бармак белән күтәреп, күпләрнең ушын алган ул. Шуңадырмы, хезмәт итү чорында аңа “Зверь – татарин“ исеме нык тагылып кала. 
Армиядән исән-имин әйләнеп кайткач,  район финанс бүлегенә өлкән инспектор итеп чакыралар. Аннан озак та үтми Актаныш аэропортына диспетчер итеп билгелиләр. Әлеге вазифада 3 дистә елга якын хезмәт куя ул. Хезмәттәшләре – Рим Корбанов (диспетчер), радиотехник Илдус Бикбаев белән эшләгән чорларны сагынып искә ала иде. Шунысы кызганыч, кечкенә аэропортларның гомере бик кыска була.
– Мин, 1994 елда пенсиягә киттем. Озак та үтми, бөтен Союз буенча безнең ише аэропортларны кыскартып бетерделәр,– дип хәтер яңарткан иде ул соңгы күрешүдә. Үзенең дә арабыздан киткәненә еллар үтеп бара. Быел исән булса, 19 сентябрьда 
76 нчы көзен каршылар иде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев