Актаныш

САК БУЛЫГЫЗ: Актаныштан Рәзифә апаны елан үз бакчасында тешләгән

Кәҗәләремә ашатырга дип үзебезнең бакчадан печән чабып куйган идем, төш вакытында шуны бирим, дип алуым булды, астан елан килгән булган, беләгемне тешләде.

Беркайчан күзгә-күз очрашканым булмаса да, котларым алынып, еланнан куркам мин. Балалар кулында уенчык елан күрсәм дә, куырылып киләм. Елан тотып фотога төшкәнем юк, зоопаркка барсак, террариум ягына борылып та карамыйм. Ярый әле безнең Актаныш ягы еланнарга бай төбәк түгел. Шулай да, җәй саен күренештерә алар.

“Кычыткан чакты, дип торам!”

Узган ел эссе көннәрдә Актанышның дамба буенда йөргән кара еланны видеога төшереп, интернет киңлегендә таратканнар иде. Тыңламас авылы янындагы сулыкка коенырга баргач, яр читеннән су өсләп йөзеп киткән парны үзем күрдем. Инде менә быел тагын, ”берәү бакчасында йөргәнен күргән икән”, ”каен җиләгенә баргач, урманда күреп кайтканнар икән”, дигән сүзләр йөри башлады. Актаныштан Рәзифә апа Вәлиеваны ул, шулай ук, үз бакчасында тешләгән. 

– Кәҗәләремә ашатырга дип үзебезнең бакчадан печән чабып куйган идем, төш вакытында шуны бирим, дип алуым булды, астан елан килгән булган, беләгемне тешләде. Мин аны, кычыткан чакты, дип кенә уйлаган идем, кире кабат барсам, елан! Кап-кара, башында кызыл табы бар, тузбаш булган. Оныгым, андый хәл килеп чыкса, каныңны суырып төкер, дип өйрәтеп куйган иде, шулай иттем. Өйдә үзем генә идем, күршеләргә эндәштем, алар “Ашыгыч ярдәм” чакырды, анда укол кадап, кан басымын үлчәп, таблеткалар бирделәр дә, хәл керүгә, оныгым килеп алды, – дип сөйләде Рәзифә апа. Юмор хисе көчле үзенең: – Елан агуы дигән дару да чыгаралар бит, бәлки файдасы да булыр әле, – дип шаярта. 

Табиб сүзе

Актаныш үзәк хастаханәсе хирургия бүлеген җитәкләүче Ирек Хафизов белән элемтәгә кереп, елан чагудан зарланып килүчеләр бармы, дип кызыксындым. 

– Әйе, быел бер очрак булды: шушы көннәрдә тузбаш еланы чаккан апаны китерделәр. Узган ел андый зар белән мөрәҗәгать итүчеләр булмады. Аннан алдагы елны исә шулай ук, бер елан чагу булган иде. Эссе көннәр башлану белән елан чагу очраклары арта. Статистика буенча, еланнар ирләрне күбрәк аяктан, хатын-кызны кулыннан чага икән. Татарстанда 4 төрле елан бар: тузбаш, бакыр елан, кара, кара кыр еланы. Шулардан районыбыз территориясендә тузбаш һәм кара елан очрый. Кара елан, тузбашлардан аермалы буларак, кешедән качмый. Дөрес, беренче булып һөҗүм итми, ләкин әгәр кеше еланны күрмичә, ялгыш өстенә басса, “дошман”ын тешләп ала. 

– Кеше организмына агу ничек тарала? 
– 10 минут тирәсе башта ярадан кан ага, чаккан урын ойый. 45 минуттан шеш тарала башлый, кулдан җилкәгә кадәр җитәргә мөмкин. Ә инде берәр сәгатьтән тын кысыла, баш әйләнә, күңел болгана башлый. Алга таба йөрәк хәлсезләнә. Тиз арада ярдәм күрсәтелмәсә, кешенең хәле авырая. 

– Беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?
– Иң элек “Ашыгыч ярдәм” хезмәтенә шалтыратырга кирәк. Бары тик табиблар гына дөрес дәвалану билгели ала. Зыян күрүчене, техникагыз булса, үзегез хастаханәгә алып бара торсагыз да ярый, чөнки һәр минуты кадерле. Андый мөмкинлек юк икән, ул кешене яткырырга, чаккан өлешне хәрәкәтсезләндерергә, яралы урынга кул астындагы әйберләрдән шина куярга кирәк. Бу – агу тән буйлап таралмас өчен эшләнә. Жгут салырга, яраны кысып бәйләргә дә ярамый, алай ул тагын да катырак шешә.

– Күпләр елан тешләгән урынны ярып җибәреп, канын агызырга яндырырга, кирәк, дип саный?
– Юк, елан тешләгән урынны яндыру, кисү турында сүз дә була алмый, бу яраны тагын да тирәнәйтә генә. Агуны авыз белән суырып алырга уйласагыз да, аның өчен авыз куышлыгында, казналарда, ирендә бер генә яра эзе дә булмаска тиеш. Әгәр җәрәхәт булса, ул, киресенчә, зарарлы гына. 

– Тагын ниләр эшләргә ярамый?
–  Зыян күрүчегә исерткеч эчемлек эчертергә ярамый – бу агуның таралуын тизләтә. Тынычландыра торган дару кан басымын төшерергә мөмкин. Шулай ук, кан  басымын күтәрә һәм кан тамырларын киңәйтә торган дарулар кабул итү тыела.
– Аулак урында елан күрсәң, паникага бирелеп, кычкырып җибәрергә ярамый. Аяк белән тибү, таяк белән тию турында сүз дә булырга тиеш түгел. Еланга узып китү өчен шартлар тудырырга кирәк. Яки аның яныннан үзегез әкрен генә китү җаен карагыз.

– Сөйрәлүчеләрнең тою рецепторлары бик сизгер. Алар берничә метр ераклыктагы атлаучының адымнарын шундук ишетеп ала. 
– Елан кешегә беренче булып ташланмый, ул саклана гына. Шуңа күрә табигатькә ялга чыккансыз икән, башта ул урынны игътибар белән карагыз.  Әгәр сайлаган җирегез елга-күл буе, таш арасы яки агачлык булса, бигрәк тә.
 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: