САК БУЛЫГЫЗ - ЯРАМЫЙ!: Актаныш районында коры үләнгә ут төртү нәтиҗәсендә коточкыч янгын теркәлде (+УРЫННАН ФОТОЛАР)
Янып киткән учак җил белән таралып, башта якынча 5 гектарда коры үләнне чолгап ала, аннары исә шәхси секторда урнашкан сарайга үрмәли.
15 апрельдән Татарстанда янгын чыгу куркынычы арту чоры игълан ителде. Ягъни хәзер коры үлән, чүп яндыру аеруча куркыныч – мизгел эчендә тирә-якны ут чолгап алырга мөмкин.
Янгыннарның күпчелеге кеше саксызлыгы, ваемсызлыгы аркасында килеп чыкканы искә алсак, өмәләр гөрләгән вакытта мондый очраклар аеруча еш күзәтелә. Аеруча коры үләнгә ут төртү очраклары урман янгыннары китереп чыгара, авыл эчендә дә мондый хәлләр аяныч тәмамлана.
Ни кызганыч, республикада янгын чыгу куркынычы арту чоры кертелгән көнне үк Актаныш районында янгын теркәлеп, ул халыкка аеруча сак булырга кирәклеген төшендергәндер, шәт.
15 апрель көнне райондагы янгын сакчыллыгы бүлегенә 101 телефоны аша Чат авылының Үзәк урамында сарай януы хакында ашыгыч хәбәр килеп ирешә. Иң аянычы, янгын коры үлән, чүп-чар ягу нәтиҗәсендә килеп чыккан. Бакча артындагы коры-сарыга ут төртү нәтиҗәсе тагын да куркынычрак буласы булганын искәртә коткаручылар. Янып киткән учак җил белән таралып, башта якынча 5 гектарда коры үләнне чолгап ала, аннары исә шәхси секторда урнашкан сарайга үрмәли.
Халыкның уяулыгы, бигрәк тә авыл башлыгы Э.Ф. Насыйрованың янгынга каршы эшне оператив оештыра алуга ирешүе авыл йортларын янгыннан саклап кала. Урынга сабан таккан тракторлар чакыртылып, алар ялкын юлын өзә. Янгын сакчыллыгы хезмәткәрләре килгәндә, сарайда ачык яну күзәтелә, әмма инде аның таралу куркынычы булмый.
Яну объектына килгәндә, 1996 елгы агач корылма шифер белән түбәләнгән. Сарайга электр, газ үткәрелмәгән, бина иминиятләштерелмәгән.
Сүз уңаеннан, янгын чыгу куркынычы арту чорында әйткәнне аңламаучыларга карата штраф суммалары да саллы. Физик затлар өчен ул 2 меңнән 3 мең сумга кадәр дип каралган. Вазифалы затлар өчен штраф суммалары 6 - 15 мең сум, юридик затларга 150-200 мең сум күләмендә.
Шуңа күрә, мөхтәрәм райондашлар, бу чорда сак һәм игътибарлы булсагыз иде. Бер бөртек шырпыдан башланган янгын бик күп мал-мөлкәтне юкка чыгарырга сәләтле – шуны онытмагыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 май 2022 - 15:04Актаныш районы территориясендә 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган Актаныш районы территориясе буенча 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган. Бу республикада иң югары күрсәткеч. Бүген “Актаныш районында цифрлы трансформация үсеше стратегиясе» турында узган район Советы утырышында бу хакта “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте филиалы- Чаллы зонасы электр элемтәсе бүлеге җитәкчесе Илдар Нургалиев җиткерде.30100
-
12 май 2022 - 14:53Тузганактан варенье кайнатабыз! Дуслар, тузганактан кайнатма ясый беләсезме? Белмәсәгез - өйрәтәбез. Лимон кушылган мондый варенье - салкын тиюдән яхшы профилактик чара, шулай ук төрле инфекцияләрне тизрәк җиңәргә ярдәм итәчәк. Ә тәме-е-е!..29000
-
12 май 2022 - 14:43Сирень чәчәге белән дәваланыгыз! Тиздән күз явын алып, сирень чәчәк атачак. Бу матур чәчәкнең күп авырудан дәва икәнен белә идегезме?34100
-
12 май 2022 - 14:20Здоровый расчет по налогам- это единый налоговый счет Наряду с физическими лицами теперь и субъекты предпринимательской деятельности (организации и индивидуальные предприниматели) смогут воспользоваться всеми преимуществами расчета с бюджетом при помощи Единого налогового платежа.19400
-
12 май 2022 - 08:57Шәфкать туташлары көне белән, хөрмәтле шәфкать ияләре! 12 май - Россиядә шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Район сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 258 урта медицина хезмәткәре (фельдшер һәм шәфкать туташлары) эшли.39300
-
12 май 2022 - 08:47Фермерлар үз кишәрлекләрендә язгы чәчүне тәмамлады Район хуҗалыклары белән беррәттән быел фермер хуҗалыклары да язгы чәчүне уңышлы башкара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев үсемлекчелек белән шөгыльләнүче Фәнис Нурлыев, Зөбәрҗәт Нуретдинова, Фәрит Хуҗин, Шәйхразиевның фермер хуҗалыкларында язгы чәчү тәмамланды,дип белдерде.21000
-
12 май 2022 - 07:49Сез безнең беләнме? Һәр нәрсәгә бүленгән вакытның чиге була... "Һәр яңалык- яхшы онытылган иске!" Еш кабатлана бу сүзләр. Әмма "Актаныш таңнары" газетабызга язылу тугыз дистә елга якын бер дә искерми кала торган шәп яңалык.24800
-
12 май 2022 - 07:44КОТЛЫЙБЫЗ:"Яз мизгелләре"ндәге күркәм уңышларыгыз белән! Актаныш муниципаль районының "Балалар иҗат үзәге" өстәмә белем бирү учреждениесе "Яз мизгелләре"фотоконкурсы үткәрде.26000
-
12 май 2022 - 06:47Төзелеш материалларын сайлау буенча киңәшләр Язгы-җәйге чор - бакча участокларында һәм йорт яны территорияләрендә төзелеш эшләре башланган вакыт. Төзелеш материаллары - бина, корылмалар төзү яки аны ремонтлау өчен кирәкле товарлар.22500
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.307000
-
13 май 2022 - 19:42АКТАНЫШ ЗАГСЫНДА:Гаилә мәктәбе дәресе. Видеосюжетны - Юлай НИЗАЕВ әзерләде
-
12 май 2022 - 19:24#СӘЛАМӘТЛЕКСАГЫНДА: Халыкара шәфкать туташлары көне. Видеосюжетны әзерләде - Юлай Низаев
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
16 май 2022 - 05:19КИРОВ ХАЛЫК ТЕАТРЫ:Башкортстан дуслардан зур җиңү белән!Актанышыбызның Киров халык театры, Башкортстан Республикасының Белорецк шәһәрендә узган "Алтын тирмә'" фестиваленә катнашты. Биредә алар күркәм казанышларга ирештеләр.4300
-
16 май 2022 - 05:13Хәерле иртә, дөнья, исәнмесез, безнең дусларыбыз!Хәерле хезмәт атналары булсын, райондашлар! Исәнмесез, иртәшләр! Бәхет, сәламәтлек, мәхәббәт, иминлек телибез! Алдагы атнада да тагы да кызыклырак репортажлар, мәкаләләр, әңгәмәләр һәм видеосюжетлар көтелә. Бергә булыйк, бергә калыйк!3900
-
15 май 2022 - 20:33"Нәмәкәйләр" - алга, сез булдырасыз, кызлар-егетләр!"ӘЙДӘ, ШАЯРТ" КВН Лигасында Актаныш "Нәмәкәйләр"е район данын якларга әзерләнәләр. Әлегесе вакытта алар Казанда. Бу хакта безгә Актанышыбызның танылган блогеры, Татарстан Республикасының Эшмәкәрлекне үстерү фондының райондагы вәкиле Алмаз Нурлыев хәбәр итә. Алдагы көннәрдә, без сезгә "Нәмәкәйләр" турында кызыклы язма, бу команданың уңыш серләрен ачуны да тәкъдим итәрбез.16500
-
15 май 2022 - 09:01"Саумы, дөнья!", исәнмесез, дусларыбыз!Хәерле сәгатьтә, райондашлар! Исәнме, Актаныш! Халыкара гаилә көне котлы булсын, бәхетләрегез тулып торсын! Җиһанда җәй хөкем итә. Бөтен дөнья ямьгә төренгән. Актанышыбыз урамнары буйлап барганда да, иң беренче чиратта, яшеллеккә игътибар итәсең.16800
-
12 май 2022 - 10:45Актаныш икмәк комбинатыннан вакансияләр Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр эшкә чакырыла26600
-
11 май 2022 - 14:32Актаныш кошчылык станциясе бройлер чебиләр һәм мулард үрдәкләрне сатуга чыгара 13 майдан Актаныш кошчылык станциясе тәүлеклек һәм ункөнлек йорт кошларын тәкъдим итә.28400
-
4 май 2022 - 09:52Вакансияләр тәкъдим итәбез! Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр кирәк.66700
-
14 май 2022 - 20:30ОЛЫ ЮГАЛТУ: Ренат Ибрагимов вафат Бүген танылган җырчы, РСФСРның Халык артисты Ренат Ибрагимов Мәскәүдә 75 нче яшендә якты дөнья белән хушлашкан. Мәгълүматны Ренат Ибраһимовның хатыны Светлана раслаган, үлем 19:01 сәгатьтә булган.67600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика