Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

САК БУЛЫГЫЗ,МОШЕННИКЛАР!: Актаныш кешесен төп башына утыртканнар - ул 100 мең сумыннан колак каккан

Телефонсыз, компьютерсыз, интернетсыз кеше юктыр да инде. Замана технологиясенең өстенлекләре белән беррәттән җитешсезлекләре дә булуы берәүгә дә сер түгел.

7 ноябрь көнне район полиция бүлегенә Актаныш авылында яшәүче 1997 нче елгы граждан ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Аның банк картасыннан билгесез кешеләр 100 мең сум акча урлаганнар. Юк, ул узенең карта мәгълуматларын билгесез кешеләргә әйтмәгән, дустына гына җибәргән.

Билгесез кешеләр «В контакте» сайтыннан зыян күрүченең дусты исеменнән кереп, акча мәсьәләсе буенча сораулар килеп чыгуы турында анлатып хат җибәргәннәр, дустына ярдәм итәсе килү теләге белән,зыян күрүче  бар мәгълуматны хәбәр иткән. Шуннан соң явыз ниятлеләр картадагы акчага ия булганнар да инде.


Хөрмәтле райондашлар, бәлки сезгә дә дустыгыз, якын кешегез исеменнән төрле эчтәлектәге хатлар килгәне бардыр, өйдән чыкмыйча гына, нинди дә булса проблеманы хәл иткәнче, башта иптәшегез белән күзгә-күз карап аңлашырга тәкъдим итәбез. Явыз ниятлеләр тозагына эләгә күрмәгез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев