Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

САК БУЛЫГЫЗ: Бурдан кала, уттан калмый

Ут... Бик кирәкле һәм, шул ук вакытта, бик куркыныч әйбер. Урман, йорт, ихаталарны юкка чыгарыр өчен бер бөртек шырпы, сүнми калган учак я тәмәке төпчеге җитә. Яз җитүгә зират, ихата, бакчаларны ут төртеп яндырып чистартырга күнеккәнбез. Ә менә саксыз эш итү нәтиҗәсе бик аяныч булырга мөмкин. Шуңа берничә мисал: май...

Ут... Бик кирәкле һәм, шул ук вакытта, бик куркыныч әйбер. Урман, йорт, ихаталарны юкка чыгарыр өчен бер бөртек шырпы, сүнми калган учак я тәмәке төпчеге җитә.
Яз җитүгә зират, ихата, бакчаларны ут төртеп яндырып чистартырга күнеккәнбез. Ә менә саксыз эш итү нәтиҗәсе бик аяныч булырга мөмкин. Шуңа берничә мисал: май башында Чуракай авылында бер көнгә ике янгын очрагы теркәлде. Сәбәбе шул ук: беренчесе - зират чистартканда коры-сарыга ут төртә һәм ялкын чүп, корыган ботаклардан үсеп утыручы агачларга, каберләр өстенә үрмәли; икенчесе - елга буена чүп түгеп, шырпы сыза - ут үлән, камыш, коры ботаклардан кеше бакчасына, печән-саламга үрмәли, хәтта салам төялгән арба да янып бетә.
Әлеге ике очрак буенча тикшерү үткәрелде һәм ут белән саксыз эш итүчеләр икесе дә штрафка тартылды.
Хөрмәтле райондашлар! Җәй көннәре Сабантуйлар, табигатьтә ял итү, шашлык, уха пешерү, кичке уеннар белән күңелле. Ял- бәйрәмнәр белән бергә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә онытмыйк.
Көннәр тыныч, дөньялар имин булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев