Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сак булыгыз – томан

Ел башыннан район юлларында тән җәрәхәте белән тәмамланган 30 юл һаләкәте теркелде, аларда 10 кешенең гомере өзелде, 39ы төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Юл һәлакәтенең төп факторы юл хәрәкәтендә катнашучыларның үз-үзләренә артык ышанучанлык ята. Бигрәк тә соңгы арада җәйге чордан көзге вакытка күчкән вакытта, һава температурасы кинәт тошеп, яңгырлар башлана,...

Ел башыннан район юлларында тән җәрәхәте белән тәмамланган 30 юл һаләкәте теркелде, аларда 10 кешенең гомере өзелде, 39ы төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды.
Юл һәлакәтенең төп факторы юл хәрәкәтендә катнашучыларның үз-үзләренә артык ышанучанлык ята.
Бигрәк тә соңгы арада җәйге чордан көзге вакытка күчкән вакытта, һава температурасы кинәт тошеп, яңгырлар башлана, төнге һәм иртәнге вакытта еш кына томан төшә. Һава торышының болай үзгәрүе юл хәрәкәтендә катнашучыларны кыен хәлгә калдыра, дисәң дә була.
Әйтик, 20 август көнне көчле томан вакытында Актаныш районында төнге вакытта Актаныш-Мөслим юлында җиңел машина шоферы тиешле саклык тизлеген сайламыйча юл кырыена чыгып агачка бәрелә. Нәтиҗәдә, янында утыручы 24 яшьлек пассажир авария урынында шунда ук һәлак була, машина шоферы һәм 3 пассажир авыр тән җәрәхәтләре алып дәваханәгә озатылалар. Пассажирлар куркынычсызлык каешларын эләктергән булсалар, бәлки мондый аяныч хәл булмый да калыр иде.
Шундый ук очрак, 22 август көнне Мәскәү-Уфа юлында кабатлана. Иртәнге сәгать белән көчле томан вакытында җиңел машина шоферы тиешле саклык тизлеген сайламыйча юл кырыена чыгып әйләнә. Шофер шунда ук җан бирә. Саклык каешы тагылмаган була.
Болардан тыш 21 август кичендә юл йөрүчеләр белән бәйле тагын бер фаҗига булды. Аның нәтиҗәсендә 1995 елгы бер гражданның гомере өзелде, 2 кеше тән җәрәхәтләре алды. Әлеге очрак буенча тикшерү бара.
Хөрмәтле, райондашлар! Актаныш ЮХИДИ бүлекчәсе, юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска, һава торышлары кинәт үзгәргән вакытта, саклык белән йөрергә чакыра. Томан вакытында юлга чыгудан тыелып торсагыз иде. Һәрберебезнең иминлеге үзебезнең кулларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев