Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

САК ТОТЫЙК- Кемнәрдер бассейнын тутырганда, берәүнең чәйлек тә суы булмаска мөмкин

Июль аеның иң челлә вакыты- кояш бар җиһанга нурларын мулдан сибә, иртәнге сәгатьләрдән үк термометрлар 26-28 градус эссене күрсәтә.

                 Нәкъ шушы чорда краннардан су килү акрыная, я бөтенләй үк бетеп китә. Сәбәбе- эссе чорны җиңеләйтәм дип күпләр ишек алларындагы бассейнннарга күпләп су тутыра, яшелчә, җиләк-җимешкә генә түгел, бәрәңге бакачаларына да су сибүне көйләп җибәрә. Шулай итеп артезиан коеларыннан алынган суны куллану бик күпкә арта. Кемнеңдер йортына бөтенләй су килми башлый. 
                    Актаныш җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин барлык авылдашларны суны сак тотарга чакырды. 


- Бассейннары булганнар суны махсус машиналар белән кайтартсын иде. Кайберәүләр суга интеккәндә күрәләтә бәрәңгегә су агызу да дөрес түгел. Башка яшелчәләргә дә суны чамалап сибәргә кирәк. Эсселек әллә ни озакка сузылмас, шуңа күрә бер-беребезне аңлап, бер-беребезне хөрмәт итеп бу көннәрне исән-сау булып үткәрсәк иде,- дип мөрәҗәгать итте Илнур Таһир улы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев