Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

САКЛАНГАННЫ ГЫНА САКЛАРЛАР: Янгын корбаннары булмыйк! (БЕЗНЕҢ ФОТОЛАР ДА БАР)

Уяулыкны бер генә минутка да югалтырга ярамый.

21 февраль көнне Актаныш авылының 5 нче санлы балалар бакчасында график нигезендә янгынга каршы укулар оештырылды. Бу төр укуларга районның барлык оператив хезмәтләре җәлеп ителде. Күнекмә-укулар вакытында балалар бакчасы хезмәткәрләрнең, нәниләрнең үз-үзлләрен тотышына бәя бирелде. 


Укулар ашыгыч хезмәтләр өчен шактый әһәмияткә ия, чөнки аларда катнашучылар объект белән якыннан таныша, үзләренең белем һәм күнекмәләрен камилләштерә. 


Таләп буенча, объектларда  эвакуация буенча күнекмәләр кварталга бер тапкыр үткәрелеп торырга тиеш. Аның максаты - янгын чыга калса, балалар паникага бирелмәскә, чыгу юлларының  кайдалыгын белергә тиеш. Оешма һә м предприятие җитэкчелеге дә эвакуация юлларының төзеклеген, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүен даими күз уңында тотарга бурычлы. 


Бу көнне  103 санлы янгын сүндерү бүлегенең төркем  командиры Фәрид Лотфуллин, Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Марат Арсланов   7 нче һәм 1 нче санлы  балалар бакчасы нәниләре белән  очрашты.. Чара кысаларында бакчада тәрбияләнүчеләр янгын сүндерү хезмәткәрләренең эшчәнлеге белән якыннан таныштылар, алар өчен  янгын куркынычсызлыгы буенча махсус инструктаж үткәрелде. 


Актаныш районында мондый төр очрашулар, уку-күнекмәләр даими төс алды. Шулай да янгыннан беркем дә иминиятләштерелмәгән. Уяулыкны бер генә минутка да югалтырга ярамый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев