Актаныш

Саклану зарур

1 декабрь -  Бөтендөнья ВИЧ-инфекция һәм СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелде. Әлеге уңайдан мәктәпләрдә табиблар катнашында сыйныф сәгатьләре уздырылды, лекцияләр укылды. 2 декабрь көнне Актаныш технология техникумы базасында да студентларга ВИЧ-инфекция, СПИД авыруларына каршы профилактик чара үтте.


Район үзәк хастаханәсе эпидимиологы Эльвира Мохитова студентларга әлеге авыру хакында җентекле мәгълүмат җиткерде. Районда  ВИЧ-инфекцияле 10 кеше теркәлгән. Аларның барысы да табиб күрсәтмәләрен төгәл үтәп, тулы канлы тормыш белән яшиләр. ВИЧ-инфекцияле өч анадан өч сәламәт бала туды, диде ул.  

undefined
 –Элек әлеге чир белән  наркоманнар  яисә эчкечеләр күбрәк авырса, хәзер гади халык, яшьләр авырый. Бу нилектән соң? Саклану чараларын белмәү һәм әлеге авыру турында мәгълүматлы булмау, әти-әниләрнең дә балаларыннан оялып, әлеге чир турында сөйләшмәүләреннән дип исәплим. Элек наркоманнарның бер-берсенең шприцларын куллану нәтиҗәсендә әлеге чир кешедән кешегә йога иде. Бу юл инде бераз артта калды. Хәзер күпчелек сакланмаган җенси мөнәсәбәтләр аша йога. Сез моны белеп торырга тиеш, – диде Эльвира Мохитова. – ВИЧ-инфекция белән авырган кешегә аннан тулысынча котылу мөмкин түгел. Шуның өчен иң элек, аны йоктырмау өчен саклану зарур. Кешенең әлеге авыру белән авыруын аңа карап кына белеп булмый. 
Инде авырган очракта, табиб билгеләгән даруларны даими кулланырга тиеш булалар. Һәм  ВИЧ-инфекцияле дип ул кешеләрдән читләшергә дә кирәк түгел. Әлеге авыру кочаклашканда, үбешкәндә, күрешкәндә кешедән кешегә күчми дип аңлатты эпидимиолог. 
Техникум фельдшеры Лилия Борханова студентлар белән әлеге авырулар хакында даими сөйләшүләр алып барабыз. Чөнки һәркемнең ВИЧ һәм СПИДның нинди авыру, аннан ничек сакланырга тиешлеген белеп торуы зарур диде. 

undefined
–Хәзерге вакытта    Россия Федерациясендә ВИЧ диагнозы белән 1 миллион 376 мең 907 кеше теркәлгән. Татарстан Республикасында 13 мең  969 кеше шушы диагноз белән исәптә тора.  Бу саннар көннән көн арта бара, ди Яр Чаллы шәһәренең гигиена һәм эпидемиология үзәгенең     Актаныш бүлекчәсе эпидемиология табибы Ләйсән Сафиуллина.
ВИЧ йоктыру куркынычы  иньекцион наркотиклар кулланучылар арасында,  саклаусыз җенси мөнәсәбәтләр вакытында, йөклелек дәвамында һәм күкрәк сөте имезгәндә анадан балага, ачык ярага инфекцияле кан эләккән очракларда аеруча зур. Маникюр салонында, чәчтарашханәдә, татуировка һәм пирсинг ясатканда стериль булмаган инструментлар аша да йоктырырга мөмкин.    Шулай ук медицина учреждениеләрендә куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлмәсә, персонал һәм пациентлар өчен ВИЧ йоктыру куркынычы бар дип тә хәбәр итте.  
 Хәзерге вакытта ВИЧ диагнозы белән яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен медицина үзәкләре булдырылган. Безнең республикада  ул  Казан шәһәре  Николй Ершов урамы 65 нче йортта урнашкан. Аларның ышаныч телефоны 8(843)272-70-90.  Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә филиаллары эшләп килә. Район үзәк хастаханәләрендә бу эшне табиб-инфекционистлар алып бара.  
Пациентлар үзләренең диагнозлары белән таныш булырга, башкаларга куркынычлык тудырмый гына тормыш итәргә тиеш. 
Кеше үзенә ВИЧ йогу куркынычы бар дигән шик туу белән табибка мөрәҗәгать итеп, бушлай анализлар бирә ала. Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында анализларны аноним рәвештә бирәсе килә икән, андый мөмкинлек тә бар. Аноним кабинетлар, гадәттә, тире һәм җенси чирлэр диспансер хезмәтендә булдырыла. Бары тик курыкмыйча, мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: