Актаныш

Саклык банкының үз остазы

Габдулла Тукай шигырендәгечә, тау башына салынгандыр ул авыл, шул авылның ямен-суы тәмен тоеп үскәннәрнең күңелләре йомшак, йөрәкләре хисчән. Илтимер авылын сагынучыларның берсе, Актаныш саклык банкы менеджеры Рәшидә Миргаязова да балачагы, яшьлеге белән бәйле хатирәләрен кадерләп йөрәк түрендә саклый. 7 июльдә 50 яшьлек юбилеен каршылады ул, ә саклык банкында эшләвенә -...

Габдулла Тукай шигырендәгечә, тау башына салынгандыр ул авыл, шул авылның ямен-суы тәмен тоеп үскәннәрнең күңелләре йомшак, йөрәкләре хисчән. Илтимер авылын сагынучыларның берсе, Актаныш саклык банкы менеджеры Рәшидә Миргаязова да балачагы, яшьлеге белән бәйле хатирәләрен кадерләп йөрәк түрендә саклый. 7 июльдә 50 яшьлек юбилеен каршылады ул, ә саклык банкында эшләвенә - 30 ел.
Авыл уртасындагы матур күлдә каз бәбкәләренең йөзеп йөргәнен аз күзәтмәгәндер. Ишегалды яшел чирәм, бакча артыннан инеш ага. Киң генә бер ялан булып, бөтен Илтимер халкы каз үрчетергә яраткан. Яшел чирәмлеккә җәймәләр җәеп, бәбкә саклаучы малайлар-кызлар гармуннар белән җырлашып
утырганнар. Күл өсте кыш көне боз белән каплангач, авыл малайлары анда кызып-кызып хоккей уйныйлар. Алар арасында Рәшидәне дә еш күрергә туры килә. Кәшәкәне агачтан ясыйлар. Малайларга ияреп уйнарга яраткан кыз, үсә-үсә, хуҗалыктагы эшнең иң авырына җигелә башлый. Хәсәншәех абзый: "Кызым, тиз-тиз ашагыз, тиз-тиз эшләгез," - дип, аны һәрвакыт үзе янында йөртә. Әтисе оста умартачы була, ә уртанчы кызы, тәвәккәл Рәшидә - төп ярдәмчесе. Шуңа күрәдер - Рәшидә хәзер дә бал кортларына битараф түгел, әтисеннән калган һөнәргә тугры калып, умарта тота. Бал аерту кебек күңелле мәшәкатьләрне
башкарырга тормыш иптәшен дә өйрәткән.
Заманында Хәсәншәех Тимеров "Татарстан" хуҗалыгында бригадир хезмәтен башкара, моның гаиләсе өчен файдалы ягы да була: балалар җәй буе басу эшеннән кайтып керми. Чөгендер басуы авыл халкына бүлеп бирелә. Төрле сәбәп белән эшләнмичә калган алларны, чүп үләне басмасын дип, алар эшли, үзләренә бүлеп бирелгән җирләрен эшкәртеп бетергәннән соң. Карлы яңгырларда басуда үскән чөгендерне җыйнап, техника арбасына төяүләр, әле тагын, тирес басулар, печән чабулар, көянтәләп чишмәдән су ташулар... Болар барысы да бары тик матур хатирәләр булып Рәшидәнең күңелендә саклана. Хезмәтне сөюе, эшчән булуы гаиләдән килә.
Илтимер авылы бетерелә, тик аның исеме шулкадәр популяр, хәтта ул гөрләп торган авыл булып күз алдына килә. Сәбәбе гади: кешеләре бердәм. Кайсы кая сибелсәләр дә, телләреннән, күңелләреннән Илтимерне сызып ташлый алмыйлар. Элекке авылдашларның уйлары, гамәлләре уртак. Авылдашлар очрашуы булган елда Хәсәншәех абзый йортына 14 гаилә кайтып төшә. Үз балаларына хәтта йокларга да урын калмый, мондый киң күңеллелекне тагын кайдан табасы!?
Авыл беткәч, аларның гаиләсе Түке авылына күченә. Рәшидәнең унынчыны тәмамлаган чагы. Сыйныф белән бер ел авылда калып эшләү чоры. Пучы урта мәктәбен тәмамлаучы кызлар-егетләр дә дәррәү калып, күмәк хуҗалыкта хезмәт куялар. Рәшидә "Татарстан" хуҗалыгында кадрлар бүлегендә эшли. Апасы хуҗалыкта хисапчы, абыйсы армиядән кайткан, алар бергәләшеп авылда калып, әти-
әниләренә өй салырга булышалар.
Бер елдан кыз Казанга юл тота, исәп-кредит техникумына укырга керә. Соңрак читтән торып Казан финанс институтының финанс-кредит бүлеген тәмамлый. 1986 елның 9 июнендә Актаныш саклык кассасына ревизор булып эшкә кайта. 1987 елда яңа штат булдырыла: яшь белгечне икътисадчы итеп билгелиләр. 1988 елда саклык кассасы саклык банкы итеп үзгәртелә. Бу вакытта кредит бирү инспекторы дигән яңа вазифа барлыкка килә. Рәшидә Хәсәншәех кызы анысының да серенә тиз төшенә.
Яңалыкка юл яру җиңел булмый, билгеле, 50шәр елга түләү графигын кулдан ясап, клиентка кредитны ике көндә рәсмиләштерергә кирәк. 20 миллион сумлык кредит биргән чакларны да хәтерли. Акча үзгәргәнче шулай күп суммада акча алып, нульләр кыскарып, кредитны җиңел генә каплаган 5-6 клиент әле дә Рәшидәне күреп, рәхмәт әйтеп китәләр.
Рәшидә Миргаязовага 5 җитәкче кул астында эшләргә туры килә.
- Бишесе дә бик яхшы булды. Хезмәтемне күрделәр. Коллективыбыз дус, тату. Күпләргә остаз булырга туры килде, өйрәткән укучыларым да 50дән артып китте. "Төгәл эшләгез, халыкка аңлатыгыз, кеше саклык банкыннан файда күрсен. Авыл кешесе кием-салым алмыйча, үзенең ашавыннан өзеп, акчасын кассага китереп сала. Сез аларга карата яхшы мөгамәләдә булыгыз," - дип гел искәртеп торам.
Беренче еллардагы җитәкчесе Маисә Арсланова: "Эшең безнең өчен булса, өйрәнүең үзең өчен," - дип әйтергә яраткан. Чынлап та, саклык банкында нинди яңа вазифа барлыкка килә - иң элек бу эш Рәшидә Миргаязовага йөкләнә. Чөнки җитәкчеләр аның белеменә, тәҗрибәсенә һәм иң мөһиме: зур төгәллек белән башкара алачагына ышанып торалар.
Берара аның үзен дә җитәкче итеп куялар, ләкин ул коллектив белән идарә итүгә караганда, халык белән күзгә-күз аралашып эшләүне өстенрәк күрә. Татарстан Саклык банкының, район башлыгының Мактау кәгазьләренә лаек була. Физик һәм юридик затларга хезмәт күрсәтү бүлеген җитәкләгән вакытта ул коллективның алтын статус алуына ирешә. Әмма һәртөрле дәрәҗәләрдән дә кыйммәтрәктер ул халыкның яратуын казану.
- Кешегә яхшы булсаң, үзеңә дә яхшы кешеләр туры килә. Безне әткәй гаделлеккә өйрәтте. Акчалы урында эшлисең, берүк кеше акчасына кызыга күрмә, дип әйтә иде. Әлхәмдүлилләһи шөкер, андый уйның башыма да кергәне юк. Яшьләрне дә урлашмаска, кешегә ачык йөзле булырга кирәк дип өйрәтәм. Эшемне бик яратам, дөрес һөнәр сайлаганмын дип сөенеп яшим.
Хәзерге вакытта Рәшидә Миргаязова - саклык банкында өлкән менеджер. Алабуга мәчетеннән бер абыстай аңа Коръән китабы бүләк иткән.
- Шуннан бирле Коръәнне кулдан төшермим, тәфсирен укыйм, сүрәләр өйрәнәм. Мунчада юынып чыккан саен 33 аятьне кабатлыйм. Әткәй мулла булды. Киң күңелле, бик гадел, кешелекле һәм бик кунакчыл иде. Әткәй мәрхүм инде, шуңа карамастан, читтә яшәүче илтимерлеләр әле дә кунакка безгә кайталар. Авылда 83 яшьлек әнкәем Рәйсә Муллахмәтова энем Ринас белән яши. Шимбә-
якшәмбедә без дә кайтып йөрибез. Абыем Рәшит, апаларым Мәйсәрә һәм Лидия Түбән Камада яшиләр.
Рәшидә Миргаязованы тыңлавы рәхәт, ул сөйләшергә ярата, ачык йөзле, аны тыңлавы җанга рәхәтлек бирә. Тормыш иптәше Инсаф Миргаязов - шофер. Уллары Илнур Казан химия-технология университетын тәмамлап эшли башлаган. Кызлары Илвина быел тугызынчыны тәмамлаган. Миргаязовлар 2004 елда Актаныштан Яңа Әлемгә күченгәннәр, дөресрәге, Инсафның әти-әнисе вафат булгач, төп нигезне таркатмыйк дип кайтканнар.
- Җиребез бар, күпләп терлек, кош-корт асрыйбыз, умарта тотабыз, бакча утыртабыз, чәчәк, җиләк үсә - ничек шатланмыйсың инде. Атлар асрап, алардан казылыклар ясыйбыз, иренмибез. Башта авылга күңел тартмаган иде, хәзер сөенеп туялмыйм, тормышымнан канәгать.
Резеда Шәйгәрдәнова, саклык банкы җитәкчесе:
- Рәшидә Хәсәншәех кызы белән без саклык банкы системасында 17 ел бергә эшлибез. Ул - безнең остазыбыз. Бар кешегә дә ягымлы, райондагы клиентлар аны белә, һәркем белән дә уртак тел таба, аңа ышаналар. Район җитәкчеләре аны хөрмәт итә. Аңа мөрәҗәгать итүчеләр күп, әби-бабайлар да Рәшидә апаны махсус эзләп килә. Банк коллективы исеменнән аны юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез, матур итеп яшәсен, озак еллар безнең системада
эшләргә язсын.
Илзира Нуретдинова, яшь белгеч:
- Кредит бүлегендә эшлим. Рәшидә апа бик төгәл кеше, үз эшен белә, бик таләпчән, ялгышлыклар җибәрттерми, төзәтеп-өйрәтеп тора. Ачуланса да, без - яшьләр үпкәләмибез, чөнки аның дөрес әйткәнен аңлыйбыз, аңа рәхмәтлебез.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: