Салда – Татар Ямалы оптимистлары
Актаныш егетләренең салда йөзү эстафетасын Татар Ямалысы ир-егетләре кабул итеп алды.
25-27 августта алар Агыйдел елгасы буйлап су өсте сәяхәтендә булдылар. Өч республика – Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртия кисешкән урынга чаклы агып бардылар. Әлеге чара ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан уздырылган.
– Тарихи әһәмияткә ия урыннарны барладык, элекке авыллар урнашкан җирләрдә тукталышлар ясадык, – диде төп оештыручысы – Татар Ямалысы мәдәният йорты директоры Дәвир Галиев.
2 катлы салны Дилфас Гатин, Дәвир Галиев, Марат Шәрәфетдинов ясаган, соңыннан Әхтәм Сатиев, Азат Җиһангиров аны җыйганда булышкан. Әлеге мавыктыргыч яңалыкны Татар Суыксудагы янгын сакчылыгы депосы янгын сүндерүчесе Дилүс Хәсәнов, Илнар Раскулов куәтләп алган.
Салда 5 кеше – Марат Шәрәфетдинов, Дилүс һәм Лилия Хәсәновлар, Дәвир Галиев, Дилфас Гатин йөзде.
Дәвир Галиев шушы идея белән узган елны ук чыккан иде. Грантка дәгъва итеп карады, план-проектны“Татнефть”тә үткәрелә торган конкурска тәкъдим итте, әмма нигәдер аңа ярдәм итәргә ашыкмадылар. Шуңа карамастан, ул алдына куйган максатына ирешү юлын барыбер тапкан. 2020 елның август азагында, киң елгаларны иңләп, райондашларыбызны кызыктырып, салда серле, киң Агыйдел елгасы уртасыннан сәяхәт итеп кайттылар.
“Балаларны һәм зурларны ял иттерү максатыннан туган фикер бу. Туристик маршрут итеп күз алдына китерелде. 3 республика кисешкән урын бар. Анда баргач, вакыт үзеннән-үзе ике сәгатькә алга күчә. Тагын 10-15 км төшкәч, 1 сәгатькә кире күчә. Кызык бит”, – ди әле дә шушы ниятен киләчәктә дә дәвам итәргә теләгән Дәвир Галиев.
– Салда йөзгәндә нинди тарихи урыннарны күрдегез?
– Безнең сал җилгә бирешә торган түгел, мотор куелган. Шуңа күрә озын юл үтә алдык, күп җирләрне күрдек. Иң беренче булып безне Яу чапкан дигән данлыклы урын каршы алды. Пугачев күтәрелешендә Бәхтияр Канкаев белән Габдулла Туктаров, татарлар сугышкан җир. Россия генераллары килгән анда. Шунда тукталдык. Элеккеге Луговой авылы җиренә аяк бастык. Ул Өшәр (Иске Семиостров) авыл җирлегенә караган. Татар Ямалыдан 2-3 км чыкканнан соң, 21 км аска төштек. Камага кадәр агып бардык. Аннары Чирәм колакны үттек. Чеганда мәгарәсе каршы алды. 81 метр тирәнлектәге тау куышлыгына кердек.
Агыйдел буйлап төшкәч, уң якта 4-5 км читтәрәк Соуз дигән авыл кала. Ул Краснокама районына карый. Анда әткәйләр, бабайлар агач кисәләр, шунда умарталык тоталар иде. Майлаш урманына бара идек. Без дә Соуз күленә чаклы актык. 3 республика кисешкән урын – нәкъ шул җирдә.
“Чирәм колак”ка (Ледяной Яр) туктадык. Анда да Өшәр авыл җирлегенә караган авыл бар иде, бетерелде. Бурсыккөнкүреш хезмәте артеленә карый иде. Кәрзиннәр үрделәр, кайры төшерделәр, аларны төяп, Әстерхан якларына алып барып саттылар.
Чеганда мәгарәсе Агыйделнең Камага кушылган җирендә, Удмуртиянең Чеганда һәм Усть-Бельск авыллары арасында урнашкан. Беренче мәртәбә 1862 елда искә алына.Дөньяның иң данлыклы урыннарының берсе.
– Бу маршрутта йөргәнегез бар идеме?
– Көймәдә бар, салда – беренче тапкыр. Чеганда мәгарәсеннән соң, Удмуртиядәге Усть-бельскбистәсенә төштек. Аннары Татарстан ягына, элеккеге кулдан ясалган Кирмәнчек тавына чыктык. Анда агым юк. Шуннан кирегә борылдык та, Кыяды күле аша Садак күленә барып җиттек. Садак елгасы – Агыйделнең бер өлеше; Чиялек, Өшәр аша Камага коя. Безнең финиш сызыгы шунда иде.
Салга 100 ел ТАССРга дигән язу беркеттек. 0,5х2 метрлы шундый лозунгны ике телдә яздык. Биектә Татарстан әләме беркетелде. Бу – салның икенче каты. Ашарга пешерү өчен тимер мич куелган, Мотоблок моторы тора. 6х3 метрлы сал ике катлы. Йокларга урын – өске катта.Татар Ямалыдан бер төркем кеше безне озатып калды һәм каршы алдылар.
– Иң истә калган мизгелләр?
– Иртән куанышкан торналар тавышы. Өшәр авылы кырыендагы сазлык уртасында Кирәмәт таучыгы бар, шунда торналар бала чыгара. Иртән-иртүк таң беленгәндә, үзара кычкырып, балаларын йокыдан уяталар. Бу тавышны тасвирлап, сөйләп бетерә торган түгел.Куанышкан торна тавышы әле дә колакта ишетелеп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев