Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Салкыннар алда әле!

Һава торышы бозыла. Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда буран, карлы яңгыр яву көтелә. Моңа өстәп әле бозлавык та, томан да булачак. Юлда саграк йөрергә киңәш ителә. Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү ида¬рәсе хәбәр итүенчә, шушы көннәрдә Татарстанда һәм Казанда һава шартлары бозылу көтелә. Җил секундына15-17 метрга кадәр кө¬чәя¬чәк, күз күреме 500...

Һава торышы бозыла. Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда буран, карлы яңгыр яву көтелә. Моңа өстәп әле бозлавык та, томан да булачак. Юлда саграк йөрергә киңәш ителә. Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү ида¬рәсе хәбәр итүенчә, шушы көннәрдә Татарстанда һәм Казанда һава шартлары бозылу көтелә.
Җил секундына15-17 метрга кадәр кө¬чәя¬чәк, күз күреме 500 метр¬га кадәр начарланачак, бозлавык һәм кар көрт¬ләре хасил булачак. Ноябрьнең 3еннән 7 се¬нә кадәр вакыт аралыгында Казанда явым-төшемнең айлык нормасының өчтән бер өлеше яуган. Дүрт көн эчендә башкала урамнарын 1,4 мең тонна кардан арындырганнар. Кар яву дәвам итәчәк, юл хуҗалыкларына көндез дә, төнлә дә эш өс¬тәлә. Явым-төшем аркасында Казан аэропортыннан бер очкычның очып китүе тоткарланды. Сургут - Казан рейсы да үз вакытында килә алмады.
Балтач районы Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев, ноябрь башында күп яуган карга гаҗәпләнергә кирәк¬ми, диде. "Бу - чын кар тү¬гел. Менә күрерсез: ишеп явуын явар, әмма бу кар, эреп бетеп, суга әйләнәчәк. Әйе, әлегә салкын, әмма моннан соң җылытачак. 11 октябрьдә беренче кар яуды. Бары тик 40-45 көннән соң гына чын кар ятачак. Алла боерса, ноябрьнең егермеләрендә җир ак карга төренер. Әле чия куакларында яфрак та коелмаган! Декабрьдән әллә ни куркырга кирәкми, әмма гыйнвар белән февральдә зәм¬һәрир кыш булырга мөм¬кин. Җәйгә карап кыш килә, ә июль-август эссе булды. Кар булмаса, көзге бодайлар туңарга мөмкин. Авыл хуҗалыгы өчен авыр кыш киләчәк. Сынау артыннан сынау", - дип сөйләде ул.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=16869

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев