Актаныш

Самавыр кабат табын түренә кайтты

"Ак калфак" иҗтимагый оешмасы онытыла барган элекке гореф-гадәтләрне, йолаларны халыкка кире кайтару, тирән мәгънәле күмәк чаралар уздырып, кешеләрне бер-берсе белән аралаштыру, бер-берсенә якынайту максатын алга куя. Эзләнә торгач, бик кызыклы мәгълүматлар да табыла. Кәзкәйдә уздырылган самавыр бәйрәме барысын да шаккаттырды. Күздән читкәрәк этәреп куелган хәзинәбез югалып бетмәгән икән әле -...

"Ак калфак" иҗтимагый оешмасы онытыла барган элекке гореф-гадәтләрне, йолаларны халыкка кире кайтару, тирән мәгънәле күмәк чаралар уздырып, кешеләрне бер-берсе белән аралаштыру, бер-берсенә якынайту максатын алга куя. Эзләнә торгач, бик кызыклы мәгълүматлар да табыла. Кәзкәйдә уздырылган самавыр бәйрәме барысын да шаккаттырды. Күздән читкәрәк этәреп куелган хәзинәбез югалып бетмәгән икән әле - яшел чирәмлеккә тезеп куелган самавырларның ниндиләре генә юк иде! Чып-чын хәзинә менә кайда ул. Әткәй-әнкәйләрнең, әбекәй-бабыкайларның онытылмас ядкаре югалмаган, югалмас та. Чөнки самавыр чәе кешеләрне бер-берсенә якынайткан, шифасы яралы җаннарны дәвалаган, тәнгә көч өстәгән, иң мөһиме: нәсел җепләрен ныгыткан, гаилә бөтенлеген саклаган. Кардәшләр кунакка йөрешкән, күршеләр ике көннең берендә чәйгә дәшкән, бала-чага самавыр кайнап чыкканны көтеп, өстәл тирәли тезелешеп утырган.
Кәзкәйнең сабантуй үтә торган мәйданы авыл уртасында, мәдәният йорты янәшәсендә генә. Аның биек агачлар күләгәсендә булуы күңелгә аеруча якын. Кеше һәрвакыт табигатькә тартылучан. Ә табигать хозурында төрле шифалы үлән чәйләре җәйге эсседә алыштыргысыз. Самавыр бәйрәмен оештыручылар шуны истә тотып, катнашучыларның һәммәсенә үлән чәйләре тәкъдим иттеләр.
Шулай да күңелгә, иң әүвәл, бу кадәр самавырны каян җыеп бетерделәр микән, дигән уй килде. Тирә-як авыллардан да эзләп йөрмәгәннәр. Барысы да үзләрендә сакланган. Җиз самавырларны клубтагы музейдан алып торганнар. Торбалар, кисәү агачлары, җәмкиләр, соскылар да - шуннан.
- Кайсы гына өйгә керсәк тә, шатланып каршы алдылар, самавырыбыз юк диючеләр сирәк булды, - ди китапханәче Гөлназ Әхмәдишина.
Сөн елгасы үз ярларына сыенып утырган халыкны, борынгы заманнардан ук тату гаилә итеп, укмаштырып тоту көченә ия. Җиһан яменең йөзек кашы ул - Сөн. Елга ярына сыенган Кәзкәй, Тыңламас авылларына тигән бәхеттән көнләшерлек: табигать байлыклары мулдан. Җәй җиткән саен шифалы үләннәр җыеп киптерәләр, әрәмә-болыннарга җиләк-җимешкә йөриләр. Бер йотым чәй эчеп куйсаң, күңелләр җылына, кәефләр күтәрелә.
Берәүләр үлән чәйләреннән авыз итте, икенчеләр мәйдан уртасына чыгып, зирәклектә көч сынашты. Самавыр уенына өлкәннәр дә, балалар да кушылды. Чараны мәдәният хезмәткәрләре җыр-моңнар, күңелле тамашалар һәм тарихи мәгълүматлар белән баетып алып бардылар.
Самавырны беренчеләрдән булып Кытайда кулланганнар, Россиягә аны Петр I Голландиядән алып кайткан, дигән риваятьләр бар. Элек самавыр якынча 12 сум торган. Чагыштыру өчен: ул вакытта 8 сумга сыер сатып алып булган. Шулай да ул байлык түгел, ә гаилә учагын саклау символы. Безнең милләт халкы аны рухи кыйммәткә тиңли. Татарстан самавырының үз тарихы бар. Безнең республикада аны ясау осталары булган. Җиз, бакыр, көмештән ясаганнар. Көмеш өстенә - алтын, бакыр өстенә көмеш йөгертелгән һәм тонык төстәгеләре дә булган. Шар, ваза рәвешендәгеләре дә бар. Гадәти зурлыктагысының авырлыгы 7-8 килограммга җиткән.
Күргәзмәдән күренгәнчә, алар, чынлап та, бик күп төрле. Монда 40лап самавыр куелган. Бер-берсенә һич охшамаганнар.
Кәзкәй җирлегендә иң күп самавырны Ялаловлар гаиләсе алып килгән. Арада күмергә, электрга көйләнгәннәре дә бар.
Йорт хуҗабикәсе Дания Ялалова аларның һәрберсенең тарихы белән таныштырып чыкты:
- Менә бу уч төбе чаклы кечкенәсен 1987 елда картым Тимерҗанга 50 яшенә бүләк итеп бирделәр, - дип, хатирәләрен яңартты.
Кәзкәйдә яшәүче Ренат Нурлыев иң зур самавырны ясаткан булган. 50 литр су сыешлы бу самавыр бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр мәйдан түрендә утырды.
Кәзкәй һәм Тыңламас авыллары хатын-кызларыннан "Кайнар чәй" һәм "Чәкчәк" командалары тупланып, төрле кызыклы ярышлар үткәрелде. Тапкырлыкта, җитезлектә, җыр-моңга осталыкка көч сынаштылар. Чыра телеп, самавырны кабыздылар, юкә мунчаласы һәм ком белән аны агартып юдылар. Өлкән буын кешеләре күңелләрендә сакланган элекке истәлекләре турында сөйләп, бер-берсен яшьлекләренә алып кайттылар. Егеткә кыз сорарга барганда табынга самавыр куеп, кыстый-кыстый чәй эчергәннәр, Сөн буена алып төшеп, эчен-тышын ялтыратып юганнар, күмере сүрелеп китсә, кирза итек белән өрдергәннәр, кичләрен суын сыкканчы чәй эчеп, җаннарын тынычландырганнар.
- Бер-берегезгә чәйләргә йөрешегез, элекке йолаларны онытмагыз, матур гореф-гадәтләребезне яшьләргә дә өйрәтеп калдырыйк, - диеп, бәйрәм чарасы изге теләкләр белән тәмамланды.
Айгөл Галимҗанова, районның "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе:
- "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы Актанышта булып узды. Шуннан соң безнең яңа сулышларыбыз ачылып киткәндәй тоела. Барыбызда да яңа иҗади алымнар. Үзебезнең гореф-гадәтләрне тагын да көчәйтергә җыенабыз. Авылларда үтә торган чараларда бик яратып катнашабыз. Авыл кешеләренең сәнгатькә тартылуы, гореф-гадәтләрне саклап калырга омтылуы, активлыгы һәм гадилеге үзенә тарта. Монда нинди генә сәләтләр ачылмый. Аралашу җанга сихәт бирә.
Гөлназ Әхмәдишина, китапханәче, Кәзкәй авыл җирлегенең "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе:
- Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы "Ак калфак"ның Актаныштагы бүлеге ай саен бер җирлектә бер чара уздыруны максат итеп куйды. Без уйлаштык-уйлаштык та, авыл халкы белән бергәләп самавыр бәйрәме үткәрергә булдык. Аның килеп чыгышы татарлар белән бәйле булмаса да, элек-электән самавырлы йорт анда хәлле гаилә яшәгәнне аңлаткан.
Глүзә Нәбиева (Кәзкәй):
- Оештырылган чараларда барыбыз да бергәләп актив катнашырга тырышабыз. Бәйрәм булачагын ишетү белән беребезгә беребез хәбәр итәбез дә, шундук җыелабыз. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт, киңәшләшеп эшлиләр.
Фәридә Вәлиева (Кәзкәй):
- Сәламәт булып торганда ничек инде мондый бәйрәмнәрдә катнашмаска. Бәйрәмнәрне көтеп алабыз, бар кешегә дә сәламәтлек, тынычлык телим.
Мәйсәрә Имамова (Тыңламас):
- Безнең җирлектәге ике авыл кешеләре бәйрәмнәрне бергә уздырырга ярата.Халкыбыз бердәм. Бу уеннарны оештырган кешеләргә зур рәхмәт. Мондый бәйрәмнәр, уеннар халыкка бик кирәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: