Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Санитария хезмәте оешуга – 90 ел

Хөрмәтле санитария хезмәткәрләре, ветераннарыбыз! Сезне Актаныш муниципаль район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән санитария хезмәте оешуга 90 ел тулу уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм. 90 еллык тарихы булган оешма нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, хезмәт юлын халык сәламәтлеген саклауга багышлап, күпме авыруларны кисәтеп, кабул иткән Гиппократ антына тугры...

Хөрмәтле санитария хезмәткәрләре, ветераннарыбыз!
Сезне Актаныш муниципаль район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән санитария хезмәте оешуга 90 ел тулу уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.
90 еллык тарихы булган оешма нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, хезмәт юлын халык сәламәтлеген саклауга багышлап, күпме авыруларны кисәтеп, кабул иткән Гиппократ антына тугры калып хезмәт куюыгыз, буыннар эстафетасын лаеклы дәвам итеп, тупланган, бердәм коллектив булып, максатчан эш оештыруыгыз, бу җаваплы һәм кирәк хезмәтне олы тырышлык белән башкаруыгыз ихтирамга лаек.
Хөрмәтле санитария хезмәткәрләре, ветераннар!
Бәйрәм көнендә сезгә иң изге теләкләремне юллыйм: яшәгән йорт-җиребез имин, халкыбыз сау-сәламәт, туар таңнарыбыз тыныч булсын! Барыгызга да саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы, эшләрегездә бары тик уңышлар гына телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев